Логотип Магариф уку
Цитата:

915 гаиләгә фитыр сәдакасы таратылды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырыла торган матбугат конференцияләре коронавирус зәхмәте аркасында соңгы ике айда, үз рәвешен үзгәртеп, залда журналистлар катнашыннан башка – онлайн режимда...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырыла торган матбугат конференцияләре коронавирус зәхмәте аркасында соңгы ике айда, үз рәвешен үзгәртеп, залда журналистлар катнашыннан башка – онлайн режимда үткәрелеп киленде. Ә бүгенгесе – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте спикерлары катнашында быелгы Рамазан ае йомгакларына багышлап уздырылганы элеккечә – журналистлар белән күзгә-күз карашып, эчкерсез сөйләшү-әңгәмә рәвешендә үтте. Залдагыларның һәркайсы әлегә битлекле һәм перчаткалы булса да... Димәк, таҗлы вирус пандемиясе аркасында килеп туган аянычлы вазгыятьтә күңелләребездә өмет чаткысы уятырдай вакыйга бу. Һәм аның изге Рамазан аена бәйле чара белән башлануы – тагын бер куаныч.
Ә инде кичәге Ураза бәйрәме белән төгәлләнгән Рамазан аена килгәндә, аның 30 көне дә республикабызның барча дин кардәшләребез өчен нәтиҗәле узды. Мәчетләребезгә йөрү һәм массакүләм чаралар үткәрү тыелганлыктан Рамазан аеның шатлыгын сүндерсә дә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә гомуми теләктәшлек күрсәтү өчен бу бернинди киртә була алмады. Рамазан ае барышында шәригать белгечләре быелгы Уразаны уздыруга кагылышлы 1500 дән артык шалтырату һәм мөрәҗәгатькә төпле җавап бирде, ачыклык кертте. Шул исәптән Татарстан Диния нәзарәтенең бар мәгърифәтчелек, хәйрия һәм яшьләр проектлары онлайнга күчерелде: Рамазан аенда 94 онлайн-лекция, туры эфир, вәгазь үткәрелде. Коръән хәтем кылу Рамазан аеның бизәге булды. Быел шулай ук «Рамазан – изге гамәлләр ае» дигән хәйрия марафоны да зур колач белән узды. Җыелган акча 12 авыру балага дәваланыр өчен түләргә, аз керемле 180 мең кешегә азык-төлек ярдәме күрсәтергә, Ютазы районының Иске Каразирек авылында үз-үзеңне читләштерү режимы вакытында янган мәчетне торгызырга тотылды. ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII республикакүләм ифтар да халыкка якынрак, игелеклерәк төстә уздырылды. Быелгы «100 еллык ифтар» ризыклары өйгә китереп бирү рәвешендә тормышка ашырылды. Рамазан аеның 30 көне дәвамында ифтар җыелмалары 30 мең кешегә – республикабызның 40 районына, казанның 60 мәчетенә һәм 10 социаль учреждениегә тапшырылды. Быелгы республикакүләм ифтарны оештыруда 500 дән артык волонтер катнашты. көн саен аз керемле гаиләләргә уртача 3 меңнән артык азык-төлек җыелмасы әзерләп таратылды. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан республикабыздагы аз керемле 915 гаиләсенә фитыр сәдакасы рәвешендә таратылды. Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 110 ветеранга азык-төлек күчтәнәчләре тапшырылды.
Таһир САБИРҖАНОВ

фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ