Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәбият буенча мәктәп программасын өйрәнергә театр репертуары ярдәм итәчәк

Укучылар дәрестә үткән әсәрне, сәхнәдә күреп, аны чагыштыра алачаклар. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов белән  Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова очрашуда әнә ш...

Укучылар дәрестә үткән әсәрне, сәхнәдә күреп, аны чагыштыра алачаклар. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов белән  Россия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимова очрашуда әнә шул хакта сөйләштеләр, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
Министр заманча театрларда мәктәп программаларыннан әсәрләрне карауның мөһимлеген билгеләп үтте. Россия мәдәният министры Ольга Любимова сүзләренчә, әдәбият буенча мәктәп программасына ярдәм бөтен ил буенча тәэмин ителергә тиеш. Театрларга йөрү мөмкинлеге булмаган районнарда мәктәпләр укучыларга күрсәтү өчен спектакльләрне  яздырып алырга мөмкин.
Ольга Любимова төбәк театрларының мәктәп театрларына  шефлык системасын җайга салырга тәкъдим итте. Үз чиратында мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәп театрлары да шефлык итүче учреждениеләр куйган репертуар кую инициативасы белән чыкты.
Моннан тыш, министрлыклар мәктәпләрдә балалар һәм үсмерләр өчен заманча Россия фильмнарын күрсәтү турында да килештеләр.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ