Логотип Магариф уку
Цитата:

Аграр яшьләре Алтайда стажировка үтеп кайтты

Татарстан Аграр яшьләр оешмасының 14 белгече «Алгарыш» грантлар конкурсында җиңүче булды, аның кысаларында алар Алтай Республикасында стажировка үтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.«Ике атна...

Татарстан Аграр яшьләр оешмасының 14 белгече «Алгарыш» грантлар конкурсында җиңүче булды, аның кысаларында алар Алтай Республикасында стажировка үтте. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
«Ике атналык стажировка авыл территорияләрен, авыл хуҗалыгын һәм агротуризмны комплекслы үстерү кысаларында узды. Стажировка барышында без Алтайның авыл территорияләрендә тормышка ашырыла торган яшьләр өчен төрле социаль юнәлешле проектлары белән таныштык. Шулай ук Алтай губернаторы Олег Хорохордин һәм Чемаль районы башлыгы Александр Алисов, Алтай авыл хуҗалыгы министры Андрей Цыгулев белән очрашулар булды», – ди Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгече Раушания Основина.

Стажировка нәтиҗәсе буларак, Татарстан Аграр яшьләр оешмасы һәм Алтай Республикасында «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе арасында килешүгә имза куелган.
Хәзердән башлап Татарстан һәм Алтайның авыл яшьләре уртак проектлар төзеячәк, чараларны мәгълүмати яктыртуда ярдәм итәчәк һәм бер-берсенең инициативаларын хуплаячаклар. 

Фото: Яшьләр эшләре идарәсеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ