Логотип Магариф уку
Цитата:

Айрат Фәйзрахманов: «Милли мәктәпне дәүләт ярдәме белән генә торгызып була»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов татарларны саклап калучы көч турында әйтте. Форумның пленар утырышындагы чыгышында ул мәгариф темасын күтәрде.«Безне бүгенге көндә с...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов татарларны саклап калучы көч турында әйтте. Форумның пленар утырышындагы чыгышында ул мәгариф темасын күтәрде.WhatsApp Image 2018-08-02 at 16.11.40«Безне бүгенге көндә саклап калучы һәм үстерүче иң төпле ысул ул бары тик бөек мәгариф кенә була ала. Әгәр дә без дөнья тәҗрибәсенә күз салсак, алгарышлы дөньяда төбәк телләр дигән әйбер бар. Төбәк телен үстерә алган төбәкләр алар үзләре дә көчле мәктәпкә ия. Бездә 20 гә якын татар мәктәбе булса да, тулы рәвештә татарча ике мәктәп кенә укыта, - дип белдерде Айрат Фәйзрахманов.


Аның фикеренчә, бары тик дәүләт ярдәме булган очракта гына милли мәктәп торгызыла ала. Сүз, беренче чиратта, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт турында бара.


Спикер милли мәктәпләр булдыру өчен Татарстанда барлык ресурсларның да булуын билгеләп үтте. Бары тик ихтыяр һәм дәүләт тарафыннан мөмкинлекләр ачу кирəк.


Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Чара 5 августка кадәр дәвам итәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ