Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга ни-нәрсә аңлата?

Алабуга  шәһәренең атамасы кайдан килеп чыкканлыгы күптәннән кызыксындыра иде. Бер хезмәттәшем белән бәхәсләшеп киттек. Нигә дисәң, «бу атама латин теленнән кергән» дип ачуымны чыгарды. Кайдан ки...

Алабуга  шәһәренең атамасы кайдан килеп чыкканлыгы күптәннән кызыксындыра иде. Бер хезмәттәшем белән бәхәсләшеп киттек. Нигә дисәң, «бу атама латин теленнән кергән» дип ачуымны чыгарды. Кайдан килсен ди безнең якларга латиннар?! Бүген дә, мең еллар элек тә аларның монда эзләре булмаган.
Дөрес, тора-бара ул «алабуга сүзе кечкенә елга балыгын аңлата» дигән фикергә тукталды. Бәхәсләшү барышында «буга» сүзенең үгезне, хәтта еланны аңлатканы да искә алынды.
Миңа калса, бөтенләй башка мәгънә ята бу атаманың нигезендә. Әйдәгез, шәһәр-авыл атамаларының нидән килеп чыкканлыгына игътибар итик әле. Алар йә географик җирлекнең үзенчәлеген белдерә, яки кеше, кабилә исемнәренең атамасы яисә кыскартылган варианты булып чыга. Беренчесенә бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Әйтик, Мәлләтамак, Ык Тамагы, Рантамак, Кама Тамагы, Тоз-Түбә (Оренбург өлкәсе,  хәзер үз татарларыбыз да бик күпләр дәва эзләп бара торган әлеге бистәне русчалаштырып Соль-Илецк дип йөртә), Кызылъяр,  Акташ, Ташлыяр, Ташъелга, Елгабаш, Сасы (Рязань өлкәсендәге район үзәге), Сарытау (Саратов), Сарысу (Царицыно), Күмер (Кемерово), Чаллыяр, Казан, Юкәтау, Биектау, Бөгелмә, Зәй, Чирмешән, Зөя, Буа... Җитеп торыр. Икенчесенә мисаллар да шактый күп. Мәсәлән, Әлмәт, Мәмәт, Дүсем, Мөслим, Азнакай, Балтач, Сарман, Әлки, Кайбыч, Апас, Актаныш, Хуҗамәт, Минзәлә (Менделеевск атамасы да шуны аңлата: Миндәлә), Норлат (Нурлымөхәммәт)... Шул рәвешле шәһәр-авыл атамаларының мәгънәсе 90–95 процент очракта бернинди бәхәссез шушы ике чыганакка кайтып кала.

Аерым алганда, Норлат атамасын атка бәйләргә тырышып, әлеге район үзәгендә атка һәйкәл дә куйдылар. Атка һәйкәл куюлары күңелле, әлбәттә. Шулай да, миңа калса, халык этимологиясе генә бу. Дөрес, Урта Азия якларында Нурата дигән торак-торулык урыннары бар дип, Норлатны шул Нуратаның бер варианты түгелме дип гөманлаучылар да бар. Әмма бу төрки атама безнең очракка туры килми. Мөхәммәт исеменең берничә дистә кыскартылышы, атамага әйләнеп китеп, фамилияләргә, кушаматларга әйләнүе – чынбарлык. Тәгаен алганда, Магамаевның азәриләрдә фамилия булып йөрүе, бездә – татарда Мокамайга әйләнүе (Такташның шундый исемдәге шигъри поэмасы да бар). Мөхәммәт исеменнән, «Хәмәй» рәвешендә кыскартылып, Хамаев фамилиясе ясалуы, Хәбибулла исеменең кыскартылып «Кабай»га әйләнүе һәм шуннан Кабаев фамилиясе барлыкка килүе – телче галимнәр өчен күптән билгеле факт. Алай гына да түгел. «Мөхәммәтшин»нән «Мөхәм»нең алып ташлап «Метшин» фамилиясе ясалуы да – төпченүчән укучылар өчен байтактан билгеле нәрсә.
Миңа калса, «Алабуга» атамасы да җирле үзенчәлеккә бәйле. Бу сүз мең еллар элек, беренчел әйтелешендә «Алабугаз» рәвешендә булып, тора-бара телебездәге экономия закончалыгы нигезендә, «з» авазы төшеп калып, «Алабуга»га әйләнгән булырга тиеш. Мең еллар элек ясалган карта булса, моны раслау җиңел булыр иде, билгеле. Шулай да Татарстан картасын күз алдыгызга китерсәгез, әлеге торулык-шәһәрлекнең, кирмән-саклаулыкның бүген дә бугаз җирлектә нигезләнү-салынуын чамаларга мөмкин, минемчә.
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ