Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга татар теле сагында

Соңгы елларда татар теленә карата булган басым гомер бакый рус шәһәре саналып киленгән Алабуга каласы халкын, бигрәк тә телебез язмышы өчен битараф булмаган милләттәшләребезне айнытып җибәргәндәй булд...

Соңгы елларда татар теленә карата булган басым гомер бакый рус шәһәре саналып киленгән Алабуга каласы халкын, бигрәк тә телебез язмышы өчен битараф булмаган милләттәшләребезне айнытып җибәргәндәй булды. Әйтик, яңа уку елыннан бу калада, Татарстанда иң беренчеләрдән булып, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы эшли башлады. Аның укучыларына, рус һәм инглиз телләреннән тыш, татар телендә дә белем бирү каралган. Аннан тыш, әле Алабугада 1 сентябрьдән татар телендә белем бирүче «Инсан» мәктәбе эшли башлады.
Алабугада татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган киңәшмә дә узды. Әлеге очрашу «түгәрәк өстәл» форматында оештырылды. Анда татар телен мәдәни-ял итү учреждениеләрендә куллану, балаларны мәктәпләрдә туган телгә өйрәтү, дәүләт телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләрен уртага салып сөйләштеләр.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ