Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада Шишкин дәвамчыларын барлаячаклар

Алабуга каласы диюгә күпләрегезнең күз алдына «Арыш кыры»,  «Нарат урманында иртә», «Алабуга күренеше», «Афонасов нарат урманы», «Карурман» «Тигез далада», «Вятка губернасындагы мачта урманы» диг...

Алабуга каласы диюгә күпләрегезнең күз алдына «Арыш кыры»,  «Нарат урманында иртә», «Алабуга күренеше», «Афонасов нарат урманы», «Карурман» «Тигез далада», «Вятка губернасындагы мачта урманы» дигән балачактан ук таныш, үлемсез картиналар иҗат иткән күренекле рәссам Иван Иванович Шишкин образы килеп баса. Шулай булмыйча?! Шишкин – чын мәгънәсендә Алабуга төбәгенең гүзәл табигате җырчысы бит ул. Күренекле рәссам үзеннән соң гаҗәеп бай мирас – 700 дән артык нәкыш әсәре, 200 ләп рәсем һәм график эшләр генә калдырган. Тагын шунысы бар: быел алабугалылар мәшһүр якташлары И.И.Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан да һәртөрле үзенчәлекле чаралар уздыруны гадәткә кертте. Алда да әле Шишкин рухы белән сугарылган мондый чаралар шактый көтелә. Әйтик, 1 августтан 10 ына кадәр Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе узачак. Бу проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербургтагы А.Л.Штиглиц исемендәге дәүләт академиясе ярдәме, Белоруссиянең һәм Алабуганың мактаулы консулы Константин Анисимов катнашы белән үткәрелә. 
Әлеге лабораториядә илнең һәм чит илләрнең төрле почмакларыннан 17 рәссам катнашачак.
10 августта үтәсе йомгаклау күргәзмәсендә быел һәм узган елларда иҗат лабораториясендә оештырылган эшләр тәкъдим ителәчәк.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ