Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабугада – «Ящь десантчы» клубы

Соңгы вакытта яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү кирәклеге хакында шактый кызу бәхәсләр бара. Хәтта яңа уку елыннан мәктәп расписаниесенә «патриотик тәрбия» дәресе кертергә дә җыенм...

Соңгы вакытта яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү кирәклеге хакында шактый кызу бәхәсләр бара. Хәтта яңа уку елыннан мәктәп расписаниесенә «патриотик тәрбия» дәресе кертергә дә җыенмакчылар бугай. Ә менә Алабуга районында яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне оештыруга инде бүгеннән үк ныклап тотынганнар.

Әйтик, бу атна башында билгеләп үтелгән Һава-десант гаскәрләре көнендә Тугаров урамындагы 22нче йортында «Яшь десантчы» клубының яңа бүлмәсен ачтылар. Төзекләндерү эшләренә 5 млн. сум акча бүлеп бирелгән иде. Алабуга яшүсмерләренең үз хәрби-патриотик клублары булуы аларга спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр ача. Мәсәлән, биредә электрон тир эшли, ату күнекмәләренә өйрәнү өчен, анда пневматик винтовка, Калашников автоматы һәм Макаров пистолеты бар. Клубтагы көрәш залында көрәш, кул сугышы һәм бокс белән шөгыльләнергә була. Конференц-залында исә уку фильмнары карау өчен видеопроектор урнаштырылган. Клубта шулай ук санитария бүлеге һәм душ та каралган. Шуңа да шәһәр яшьләре анны буш тотмас, дигән өмет бар. Алабугадагы «Яшь десантчы» клубы республикабызда яшүсмерләр өчен ачылган клубларның инде уникенчесе.
Алабугада яшьләр өчен ачылган клубка нәкъ менә «Яшь десантчы» исеме бирелүе бер дә очраклы түгел. Районда 300 сугышчы-десантчы исәпләнә, шуларның 160 ы «кайнар нокта»ларда булган.
      Таһир САБИРҖАНОВ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ