Логотип Магариф уку
Цитата:

Альберт Хуҗин: «...Мөслимгә кайткач, улыбызны таптык»

Мөслим районы башкарма комитеты ишеген шакымаган мөслимле сирәктер. Эш кешесен тартып тора ул кабинет. Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Роберт улы Хуҗин хәл итәсе проблемасы булганнар белән о...

Мөслим районы башкарма комитеты ишеген шакымаган мөслимле сирәктер. Эш кешесен тартып тора ул кабинет. Район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Роберт улы Хуҗин хәл итәсе проблемасы булганнар белән очрашып сөйләшергә, аларның бер төенгә төйнәлгән мәсьәләләрен, белгечләре белән бергәләп, урыннарга чыгып хәл итәргә тырыша. Без дә, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап табу нисбәтеннән, җитәкче янына кереп, әңгәмә кордык. 

– Альберт Робертович, Мөслим – республикага күп шәхесләр үстергән районнарның берсе. Аларның берсе – хезмәт юлын Мөслимдә башлаган беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев турында аерым әйтеп китсәк, язык булмас.
– Чынлап та, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, яшь инженер Минтимер Шәймиевне 1959 елда Мөслим МТСына эшкә җибәрәләр. Тырыш, эзләнүчән, булдыклы, киң карашлы белгеч тиз арада үз тармагындагы иң өметле инженер буларак таныла. Биредә ул мәхәббәте төшкән чибәр кыз – Сәкинә Шакир кызы белән гаилә корып җибәрә. Баш балалары Айрат та шушында дөньяга аваз сала. Уйлавымча, бу гаиләнең бәхетле чоры Мөслим белән бәйледер. Мөслимлеләр әлеге гаиләне шул вакытлардан яратып калалар һәм хәзергә кадәр Минтимер Шәриповичны Мөслимнеке саныйлар. Милләт атасына 85 ел тулуны да халык бәйрәме кебек кабул иттек. Мин аның «кешеләрне яратырга һәм нәтиҗәле эшләргә» дигән канатлы сүзләрен шәхсән үземә девиз итеп алдым. Ул ни дәрәҗәдә тормышка ашар, анысын инде вакыт күрсәтер.
– Совет чорында җитәкчеләрне күчереп йөртү, аларга яңа вазифалар йөкләп, эштә сынап карау гадәте бар иде. Бу традиция әле дә яши кебек. Шул Сезне кала белән сала арасында йөртә: берничә ел Мөслимдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы булып эшләгәнсез, аннан башкалада тәҗрибә туплагач, республика җитәкчелеге Сезне кабат Мөслимгә кайтарган. Райондагы иң мөһим проблемалар дип нәрсәләрне атар идегез?
– Проблемалар байтак. Мин алар арасына сезнең «Мәгариф» журналын борчый торган демография һәм авыл мәктәпләрендә балалар саны кимү мәсьәләсен дә кертер идем. Колхозлар таркалу күмәкләшеп эшләргә күнеккән сала кешесенең күп өлешен эшсез калдырды. Шул сәбәпле эш эзләп калага китүчеләр күбәйде. Балалар бакчаларында нарасыйларның, мәктәпләрдә укучыларның кимүе – шуның бер кайтавазы. «Мондый халәттән ничек чыгарга?» дигән сорауны бик күпләр үзалдына да, җитәкчеләр алдына да куя. Бу – ил күләмендәге җитди проблема. Моңа кадәр эшләнгән кайбер чаралар, әйтик, беренче һәм икенче бала табучы аналарга ана капиталы бирү, өч яшен тутырган сабыйларны балалар бакчалары белән тәэмин итү хәлне бераз йомшартса да, әлегә кискен үзгәреш ясалмады. Район башкарма комитеты рәисе булып эшли башлагач, бөтен авылларны йөреп чыктым, мәктәпләр белән таныштым. Хәзер кечкенә авыл мәктәбендә дә әйбәт белем, тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр бар. Алар ремонтланган, заманча техник чаралар белән тәэмин ителгән. Кадрларга кытлыкны киметү юлларын эзлибез. Укыту мәсьәләсенә килгәндә, педагог-
лар белән җыелышып, алга шундый бурыч куйдык: сала мәктәпләрендә белем бирү дәрәҗәсе каланыкыннан түбән булмаска тиеш.
– Бу тормышта проблеманың никадәр җитди икәнен аңлау өчен, аны үз башыңнан уздыру кирәк. Фатир алу яки шәхси йортыңны төзеп чыгу – яшь белгеч өчен, гомумән, күтәрә алмаслык йөк. Юкса фатир белән тәэмин иткәндә, яшь белгечләр район, авыл җирләрендә төпләнергә каршы килмәсләр иде. Җирле хакимият бу мәсьәләдә нәрсә уйлый?
– Бу – һәр яшь белгечнең башыннан уза торган проблема. Беренче тапкыр чакыру буенча Мөслимгә эшкә килгәч, яшәү урынын – фатирны үзебезгә эзләргә туры килде. Төрле сәбәпләр аркасында торыр урынны биш тапкыр алыштыра-алыштыра арып беттек. Шуңа да яшь белгечләрнең хәлен яхшы аңлыйм. Районга эшкә килергә теләгән белгечләрнең (бу урында укытучыларны, табибларны күздә тотып әйтүем) иң элек: «Фатир бармы? Хезмәт хакы зурмы?» – дип сораячагын белеп торам. Шуңа да 24 фатирлы арендага бирелә торган йорт төзергә ниятләп торабыз. Анда ремонт ясалган, мебель урнаштырылган булачак. Әлеге эш уңышлы чыкса, башкасына да алынырбыз, чөнки кадрлар туплау – беренчел бурыч.
– Элек яшь гаиләләр үзләре яңа нигездә йорт салып чыгарлар иде, шуңа да гаиләләр нык булды. Хәзер кызлары да чая, егет «өйләнешик» дип сүз катса, «Кайда эшлисең, гаиләне туендыра алырсыңмы?» – дип, егетнең иң элек матди ягы белән кызыксыналар...
– Кызларның егетләргә шундый таләп куюлары аңлашыла. Гаилә корганда, бөтен ягын карыйсың. Базар шартларында яшәгәч, чыгымнар зур. Хатын-кызның мул тормышта яшисе, матур булып күренәсе дә килә. Замана кызлары да икенче бит хәзер. Егетләр техника тирәсендә эшләргә риза әле. Ә менә кыз-кыркын, белемнәре, махсус алган һөнәрләре булмаса да, терлекчелек фермасында яки сөт-май җитештерү заводында эшләргә атлыгып тормый. Югыйсә хезмәт хакы шәһәрнекеннән һич тә ким түгел. Мөслимдәге «Агромастер», «Август», «Туган як» җәмгыятьләре, эшмәкәрләребез яшь белгечләрне, эшчеләрне үзләренә даими дәшеп тора, һөнәргә өйрәтергә дә әзерләр. Яшьләрнең авылны яратмаган өчен түгел (юкса атна саен атлыгып, туган нигезгә кайтмаслар иде! – Автор), «бар да китә – мин дә китәм» уе белән калага күченүен киметү өчен бик нык эшләргә туры киләчәк әле безгә.
– Сез яңа эш урыннары булдыру, кече эшмәкәрлекне үстерүне күз уңында тотасыздыр.
 
Әңгәмәнең дәвамын журналның февраль ае саныннан укый аласыз.

Әңгәмәдәш – Альберт САБИНСКИЙ
Юлия Калинина фотолары


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ