Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында  Әлки районында алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүлә...

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында  Әлки районында алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк ителсә, соңгы елларда тәүге тапкыр укырга баручы барлык малай-кызларга тапшырыла башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
Быел районда 182 бала беренче сыйныфка бара. Аларның күбесен район мәдәният йортына махсус тантанага чакырдылар. 

Мәктәп портфельләре тапшырылганчы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга әкият күрсәттеләр. Сабыйлар артистларга кушылып биеделәр, кул чаптылар, рәхәтләнеп бертавыштан алар сорауларына җавап бирделәр.
«Кадерле беренче сыйныф укучылары, мин сезне барыгызны да беренче Хәйрия бәйрәме белән котлыйм. Күрәм: быел беренче тапкыр баручы балалар бик тәртиплеләр, олылар әйткәнне тыңлыйлар. Димәк, сез бик әйбәт укыячаксыз букчаларыгызда бишлеләр күп булачак. Иң мөһиме: әйбәт, булдыклы, максатларга ирешүчән балалар булып үсегез. Мәктәпне тәмамлагач, күңелегезгә якын һөнәрләр алып, районыбызга кайтып эшләсәгез иде. Сез безнең киләчәгебез!» – диде район җитәкчесе Александр Никошин.

Фото: «Әлки хәбәрләре»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ