Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә «Печән базары» фестивале узачак

 «Кала халкына  нәрсәгә печән?» дип гаҗәпләнүчеләр булыр. Ләкин монда да аны көтеп алалар, чөнки сүз «Печән базары» фестивале хакында бара. Фестивальнең дә ниндие генә әле – милли җанлы тата...

 «Кала халкына  нәрсәгә печән?» дип гаҗәпләнүчеләр булыр. Ләкин монда да аны көтеп алалар, чөнки сүз «Печән базары» фестивале хакында бара. Фестивальнең дә ниндие генә әле – милли җанлы татарларны,  мөселманнарны очраштыра, аралаштыра торганы!
Беренче тапкыр әлеге җыен Казанда 2013 елда бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 100 еллыгы уңаеннан «Печән базары», хәзерге исеме белән әйтсәк «Нурулла»  мәчете урнашкан Париж  Коммунасы урамында үткәрелгән иде. Ул вакытта бирегә килүчеләрне милли тәм-томнар, татарның читек-чүәкләре, кәләпүшләре, киемнәре белән җәлеп иткән, һәм дә микрофоннан яңгыраган  чыгышлары белән үткән чорларга сәяхәт кылдырган булсалар, соңгы елларда фестиваль эчтәлек ягыннан да, үткәрү урыны белән дә үзгәреп тора. Җыенга килергә теләүчеләрне чал Казанның Черек күл паркы да, Кабан күле  тирәсендәге мәйданчыклары да, Мәрҗани, Каюм Насыйри урамнары да сыйдырды. Беренче очрашулар,  әдип истәлегенә багышланган чара буларак, апрель аенда «Тукай йөзе» дип уздырылган иде. Аннан соңгы елларда,   җыен август аенда үткәрелеп, кече Сабан туен хәтерләтә башлады. Һәм икенче ел рәттән  «Печән базары» урам фестивале  Әлмәт каласында уза.
Быел 10 – 11 июльдә үтәчәк җыен кай ягы белән аерылыр икән?  Фестивальдә катнашырга теләк белдерүчеләре шактый, тамаша кылырга килүчеләре дә байтак булыр, дип көтеп калалар оештыручылар. Программасына күз салыйк: татар дизайнерлары кунакларга үзләре иҗат иткән  күлмәкләр, аяк киемнәре, сувенирлар, зәркән  әйберләре  тәкъдим итәчәк.
«Печән базары»  булгач,  фермерлар да  бу җыеннан читтә калмаячак. Әмма алар печән урынына халыкны табигый авыл хуҗалыгы продуктлары белән сыйлаячаклар.
Милли җыр-музыка тыңларга, яшь башкаручылар иҗаты белән танышырга теләүчеләрне махсус мәйданчыклар көтә. Тамашачылар  үз тавышлары белән, ягъни фонограммасыз башкаручыларның  чыгышларын  тыңлый алачак.
Бу көнне  берничә осталык дәресләре оештыру да каралган: Тукай әкиятләренә  нигезләнеп төрле сувенирлар ясау серләренә сезне Әлфирә Кәримова,  ә каллиграфиягә   Айзат Минһаҗев  төшендерер,  һәм дә башка бик күп мастер-класслар  булачак. 
 Һәрхәлдә,  фестивальдә  һәркем үзенә кирәкле  әйберне, бүләкне һәм  шөгыльне таба алачак.
«Печән базары» җыены 10 июльдә Чәй бакчасында  (Ленин урамы, 16 нчы йорт)  көндезге аш вакытында  башланып китәчәк.
Альберт ЗАҺИРОВ

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ