Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә – ярты меңнән артык, ә Мамадышта йөзгә дә тулмый

Балалар – илебезнең, төбәгебезнең киләчәге. Шуңа да һәр туган сабыйга зур өметләр, якты киләчәк баглыйбыз. Әйтик, Әлмәттә быелның җиде аенда 1104 сабый дөньяга аваз салган. Аларның 543 е – малай, ә 56...

Балалар – илебезнең, төбәгебезнең киләчәге. Шуңа да һәр туган сабыйга зур өметләр, якты киләчәк баглыйбыз. Әйтик, Әлмәттә быелның җиде аенда 1104 сабый дөньяга аваз салган. Аларның 543 е – малай, ә 561 е– кыз бала. Араларында – 14 игезәк. Әлмәт әти-әниләре арасында Ясминә, Амелия, Артём, Әминә, Мирон – иң популяр исемнәр, шуңамы алар үз нарасыйларына күбрәк шул исемнәрне бирүне хуп күргән. Әлмәт халкы әле яңадан-яңа, сәеррәк исемнәр уйлап табуга да маһир икән. Шулай булмаса  быел туган Әлмәт сабыйлары арасында Леонела, Эзель, Эльман, Тамир, Ярина, Эвита, Саламита атлылары булмас иде.
Ел башыннан бирле Әлмәттә 563 яңа гаиләгә нигез салынган. Шуларның 271 е – җәйге чорда.
Ә менә Мамадышта бу җәһәттән хәлләр ничегрәк икән дисезме? Түбәндәге саннардан үзегез ясагыз инде. Быелның җиде аенда 84 яшь гаилә төзелгән. Шуның 33 е – июль аенда. Август аенда, никахларын теркәүне сорап, район ЗАГСы бүлегенә тагын 23 гариза кергән.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ