Әниләр хакында кызыклы фактлар

Россиядә Әниләр көне ел да ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Дөньяның 20 илендә аны май аеның икенче якшәмбесендә уздыралар. Әлеге илләр арасында АКШ, Канада, Германия, Италия. Бельгия, Дания, Финляндия, Төркия, Япония, Австралия дә бар. Грециядә – 9 майда, Грузиядә – 3 мартта, Белоруссиядә 14 октябрьдә бәйрәм итәләр. 

                                          ***

Әниләр көнен Россиядә бәйрәм итү тәкъдиме 1915 елда ук булган. Ә инде 1998 елда Борис Ельцин бу бәйрәмне рәсми рәвештә билгеләп үтү турындагы Указга кул куя.

                                            ***

Россиядә Әниләр бәйрәменең символы – күгәрчен күзе чәчәге (незабудка).

                                            ***

Мексикада бу бәйрәм бик шау-шулы уза. Балалар әниләре янына музыкантларны җибәрә, тегеләр үз чиратында әниләренең яраткан көйләрен башкара.

                                      *** 

Англиядә балалар әниләре өчен махсус торт пешерә.

                                      ***

Канадада балалар иртән әниләре уянуга караватлары янына иртәнге аш китерә.

СССР вакытында әниләр өчен махсус бүләкләүләр булган. Әйтик, биш-алты бала табып үстергән әниләргә  – «Ана медале», 7 – 9 бала тапканнарга – «Ана даны» ордены, ә ун һәм аннан күбрәк бала тапканнарга «Герой-ана» исеме һәм ордены бирелгән.

                                            ***

Яу кырына лачындай уллар үстереп биргән солдат аналары хөрмәтенә куелган һәйкәлләр Россиядә дистәдән артык. Әйтик, Краснодар краеның Тимашёвск каласында «Ана» монументы Бөек Ватан сугышында тугыз улын югалткан Елистиния Фёдоровна Степанова хөрмәтенә куелган. Солдат аналарына адарынып куелган һәйкәлләр Липецк өлкәсенең Задонск шәһәрендә, Омск каласында, Самара өлкәсенең Алексеевка авылында да бар.

                                          ***

Казанның Җиңү паркында да яу кырында ятып калган Солдат анасына һәйкәл бар. Дүрт метрлы ана сыны кулына кайгы һәм хәтер билгесе булган лалә чәчәкләре тоткан.

                                          ***

Мамадыш каласында да Анага куелган һәйкәл бар. Әлеге һәйкәлгә прообраз булып районның Урта Кирмән авылыннан Фатиха апа Әхмәдиева санала. Әлеге ана сугышка ирен һәм сигез улын озата, һәм аларның берсе дә кире әйләнеп кайтмый.

Матбугат хәбәрләренә караганда, Мамадыш үзәгендә урнашкан әлеге һәйкәл янәшәсендә Аналар музее ачарга җыеналар. Аны оештыручылар дөньядагы, Россиядәге һәм Татарстандагы данлы аналарга кагылышлы 300 дән артык экспонат та туплаганнар да инде.

                                  ***

Әниләрнең иң күп эшләүчеләре Швециядә, якынча 76 процент.

                                   ***

Бәби табу буенча рекорд куйган ана – бөекбританияле Элизабет Грихилл. Ул 38 тапкыр бәбәй тапкан: 7 малай һәм 32 кыз дөньяга китергән.

                                    ***

Иң күп балалы ана – рус крестьяны Фёдор Васильев хатыны. Рәсми кәгазьләргә теркәлгән мәгълүматларга караганда, ул 1725 елдан 1765 елгача 69 бәби тапкан. 27 мәртәбә бәбиләп, дөньяга парлы 16 игезәк, 7 мәртәбә өчәрле игезәк, 4 мәртәбә  дүртәр игезәк тапкан.

                                   ***

Иң зур баланы 1955 елда итальян хатыны Кармелина Феделе дөньяга китерә: малайның буе – 76 сантиметр, ә авырлыгы 10,2 килограмм була.

                                     ***

Җир йөзендә иң яшь әни дип Перудан биш яшьлек Лина Медина исәпләнә. 1939 елда ул «кесарево сечение»я  рдәмендә 2 кило 700 граммлы малай тудыра.

                                      ***

Хатын-кызлар ир-атка караганда 30 процентка күбрәк сөйләшә.

                                        ***

Гүзәл затлар ир-атларга караганда ешрак елмая, әмма алар дүрт тапкырга ешрак елый да.

                                        ***

Хатын-кыз ир-атларга караганда уртача 12 елга озаграк яши.

                                    ***

Кызыклы фактларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.