Логотип Магариф уку
Цитата:

Аномаль эсселек һәм кыска эш көне

Татарстанда 35 градуслы эсселек атна буе дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Татарстан кояш антициклоны йогынтысы астында тора. Шуңа күрә якын көннәрдә һава торышы эссе һәм коры булачак. Бу хакта ТР Гидроме...

Татарстанда 35 градуслы эсселек атна буе дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта Татарстан кояш антициклоны йогынтысы астында тора. Шуңа күрә якын көннәрдә һава торышы эссе һәм коры булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртәгә көндез һава температурасы 30–35 градуска кадәр күтәрелеп, атна ахырына кадәр шул дәрәҗәдә торачак. Төнлә сишәмбе 15–20 градус, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе – 16–22 градус җылылык тәшкил итәчәк. Чәршәмбегә кадәр явым-төшем көтелми. Әмма 23 июньнән, атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, бераз яңгырлар булуы ихтимал.
Аномаль эсселек дәвам ителү сәбәпле, Роспотребнадзор россиялеләрнең эш көнен кыскартырга тәкъдим итте.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ