Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районында Ат көне узачак

17 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында традицион бәйрәм – Ат көне узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Республикада беренче тапкыр 160...


17 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында традицион бәйрәм – Ат көне узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә




Республикада беренче тапкыр 160 км дистанциягә узышлар буенча Россия Кубогын уздыру планлаштырылган, ул ТР Спорт министрлыгы һәм РФ Ат спорты федерациясенең бердәм календарь планына кертелгән. 

Ат чабышларында Карачай-Черкесия, Кабардин-Балкария, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург, Мәскәү яны өлкәләре, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан спортчылар катнашырга теләк белдергән. 
Ат-спорт фестивале кысаларында ат чабышлары, атлар катнашында милли бәйгеләр, 120, 100, 80 һәм 40 км дистанциягә ярышлар буенча эре халыкара ярышларның берсе – «Халыкара БДБ Кубогы» узачак.
Чара кысаларында җирле токым атлары чабышлары һәм атларда көрәш буенча «Аударыш» бәйгесе планлаштырылган. Ике километрга кадәр кыскарак дистанцияләрдә «Авыл егетләре» чабышларында татар токымлы атлар узышачак.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте фотосы


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ