Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча тәрбиячеләре волейболны үз итә

«Спортның кайсы төрен аеруча яратасың?” – дип сорасаң, күбегездән чаңгыда шуу, җиңел атлетика, хоккей я футбол дигән җавап ишетәсемне беләм. Ә менә Арча районы балалар бакчалары тәрбиячеләреннән исә б...

«Спортның кайсы төрен аеруча яратасың?” – дип сорасаң, күбегездән чаңгыда шуу, җиңел атлетика, хоккей я футбол дигән җавап ишетәсемне беләм. Ә менә Арча районы балалар бакчалары тәрбиячеләреннән исә бу соравыма каршы  “Волейбол” дигән җавапны ишетсәгез, артык гаҗәпләнмәссез тагын. Чыннан да, волейболны аеруча үз күрә Арча төбәге тәрбиячеләре. Шуны истә тотып, район мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф әфәнде Харисов “Арча” спорт комплексында балалар бакчалары тәрбиячеләре, хезмәткәрләре арасында волейбол турниры оештырырга карар кыла. Район тәрбиячеләре аның башлангычын хуплап каршы ала. Нәтиҗәдә әлеге волейбол ярышларында барысы унбер команда катнашырга теләк белдергән. Уеннар гаять тә киеренке, көчле көндәшлек шартларында узган. Шулай да Яңа Кенәр балалар бакчасы хатын-кызларыннан торган волейбол командасына тиңнәр табылмаган: ул – беренче урында! Икенчедә – Арчадагы 7 нче балалар бакчасы, өченчедә – Арчадагы 11 нче балалар бакчасының волейболчы хатын-кызлар командалары. Ә Яңа Кенәр балалар бакчасыннан  Илгинә Сәлахова волейболны иң яхшы уйнаучы дип табылган.


Арчаның ир-егетләре дә волейбол дигәндә тәрбиячеләрдән бер дә ким түгел. Узган якшәмбедә Яңа Кенәр урта мәктәбе спорт залында район башлыгы призына уздырылган волейбол ярышларында алар моның нәкъ шулай булуын оста уйнаулары белән дәлилли алды. Анда Арча, Яңа Кенәр,  Әтнә, Биектау, Теләче районнарыннан барысы ун команда катнашты. Бу юлы беренчелек Биектау районы командасына елмайды. Икенче урынга – Әтнә районы, ә өченче урынга Яңа Кенәр командасы лаек булды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ