Логотип Магариф уку
Цитата:

Архивларга керсәң, адашырлык булмасын...

Казан дәүләт энергетика университетында Архив эшләре дәүләт комитеты «Татарстанда архив фондын оештыру» дип исемләнгән коллегиаль утырыш уздырды. Утырышка республикадагы дәүләт архивын комплектлаштыру...

Казан дәүләт энергетика университетында Архив эшләре дәүләт комитеты «Татарстанда архив фондын оештыру» дип исемләнгән коллегиаль утырыш уздырды. Утырышка республикадагы дәүләт архивын комплектлаштыручы чыганак – оешмаларның 300 дән артык архив бүлеге җитәкчеләре: дәүләт һәм суд эшләре, төзелеш оешмалары, сәнәгать предприятиеләре, финанс  структуралары, югары уку йортлары, мәдәният учреждениеләре, иҗтимагый берләшмә вәкилләре чакырылган иде. Архив белгечләре алар белән тапшырылучы документларны сыйфатлы итеп саклауда туган мөһим проблемалар, даими саклауга бирелүче документларны кабул итү-тапшыру тәртибе турында  фикер алыштылар.
— Һәр оешманың архивларны саклау  эшендә  мәҗбүри таләпләр исемлеге  бар, - диде Архив фондының баш архивчысы Тамара Платонова. - Тикшерүләр нәтиҗәсендә ул таләпләрне бозу очраклары да ачыкланып тора. Алар һәр оешмада бар диярлек. Менә аларның кайберләре:
1. Архив өчен бирелгән бүлмәләрнең материаль-техник  тәэмин ителеше  аксый: оешмаларда архив өчен яраклы бүлмәләр аз, саклау сигналлары куелмаган, архив документларын махсус саклау чаралары  җитешми, тикшерү-үлчәү приборлары куелмаган.
2. Документларны саклау, исәпкә алу һәм файдалану кагыйдәләре бозыла: оештыру-эш итү документлары юк, бәяләрен тикшерү һәм эшне тәртипкә салу үз вакытында үтәлми,  методик экспертиза һәм бәяләү экспертизасы комиссияләре эшен раслауга һәм үзара килешеп эшләүгә бирелгән вакыт үз кысаларында башкарылмый.
3. Документлар үз вакытында комплеклаштырылмый – вакытлыча саклауга бирелгән срок күз уңында тормый.
Башка архивчылардан да күп мәгълүматлар ишеттек. Оешмалардагы архив эше сыйфаты документларны дәүләт архивына саклауга тапшырганда күренә. Әйтик, 29 оешманың документлары бөтенләй кабул ителмәгән. Сәбәбе бер – тулы итеп комплектлаштырылмаган. Кайбер предприятиеләр  шәхси состав буенча приказларны,  хезмәткәрләрнең оешмалар белән килешү һәм хезмәт хакы турындагы документларны бөтенләй тәкъдим итми.
Шәхси состав буенча документлар эшчеләрнең хезмәт стажы турында төп дәлилләрнең берсе. Шулай ук гражданнарга пенсия һәм башка түләүләр билгеләүгә нигез булып тора.
Дәүләт архивын комплектлаштыру чыганаклары исемлегендә  66 җәмәгать оешмасы бар, шуларның бары тик 15 генә үзенең эшчәнлеген яктырткан фотодокументлар куярга онытмаган. 2018 елда бер генә шундый оешма да архивка фотодокументлар тәкъдим итмәгән.
Дәүләт архивы саклаулыклары шәхси коллекцияләр белән дә тулыланып тора. Мәсәлән, утырыш барышында ук архивчыларга ике кеше үзләренең шәхси фондларыннан бүләк рәвешендә туганнары турында документлар алып килгән иде. Аларның берсе – хезмәт ветераны Шамил Фәтхуллин, әтисе, сугыш ветераны Тимерхан Фәхретдин улы Фәтхуллин турындагы документларны – аның сугыштан язган хатлар, төшкән фоторәсемнәрен, И.Сталинның рәхмәт хатларын, хәрби бүләкләр таныклыкларын һ.б. алып килгән иде.
Ә менә Мәрьям ханым Галиева Сталинның шәес культы чорында атып үтерелгән шагыйрь, драматург публицист Фәтхи Борнашның якын туганы булып чыкты. Ул дәүләт саклавына язучының бөтен мирасын китергән. Мәрьям ханым Казан университетының тарих факультетында доцент. Язучының архивын әтисе Мәсхүд Бакыев сарайга яшергән була. Шунлыктан, НКВД органнары Борнашның бер генә кәгазен дә үзләре белән алып китә алмыйлар.
Мәрьям ханым әйтүенчә, Фәтхи Борнаш төрмәдә чакта, энесе Вафа  хәлен белергә баргач,  язучы аңа яшереп кенә хат та чыгара. Анда Борнаш НКВД җанкойгычларының фашистлардан бер ягы белән дә аерылмаулары, үзенең СССРда  яшәвен бары тик өеннән кулга алуларыннан гына белүе турында яза.  Мәрьям ханым Борнаш архивының бер өлешен туган ягы – Чуашиянең Батыр районы Кыр Бикшеге авылындагы музеена да кайтарырга уйлый.
Казан дәүләт энергетика университетында архивчылар өчен өстәмә һөнәри белем бирү институты да эшли. Анда белем эстәргә теләүчеләргә гомуми тарих, чыганак белеме, архив белеме, дәүләт, муниципаль һәм ведомство архивлары, архив эшендә мәгълүмати технологияләр кебек фәннәр укытыла. Уку түләүле. Шунысы гына аяныч – бездә үзенең нәсел тарихын белергә теләүчеләргә архивларда казыну юлларын өйрәтү буенча бернинди мәгълүмат  юк. Алар архивтан үзләре генә килеп чыкмый бит. Архивың нинди генә бай булмасын,  аның серләрен ача  белмәгәч, ни файда? Башкортстанда мәктәп укучыларына хәтле архивларга йөреп, үз нәсел шәҗәрәләрен белеп бетерделәр инде.
                                                       Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ