Логотип Магариф уку
Цитата:

Арташ халкы Шаһинурын онытмый

      Юкка гына  Шаһинур ага Мостафинны кешене үткән белән бүгенгегә, бүгенге белән киләчәкне бәйләүче, буыннар белән буыннарны ялгаучы, каһарманлыкка дан җырлаучы иң актив, иң нәт...

      Юкка гына  Шаһинур ага Мостафинны кешене үткән белән бүгенгегә, бүгенге белән киләчәкне бәйләүче, буыннар белән буыннарны ялгаучы, каһарманлыкка дан җырлаучы иң актив, иң нәтиҗәле эшләүче тынгысыз  эзтабар публицистларыбызның берсе иде димиләр. Ул беренче язмаларыннан ук үзалдына «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын!», «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» дигән девизларны бурыч итеп куя. «Журналист-публицист,  үзе куйган шул изге девизларга тугры калып, үз геройларын эзләп, илебезнең бер төбәгеннән икенче төбәгенә барып чыга, сугыш чоры истәлекләрен авылларда, шәһәрләрдә йөреп җыйный, архивларда утыра. Эзләнүләр нәтиҗәсе булып, йөзләрчә очерк, повесть-романнар языла, документаль әсәрләр иҗат ителә, аларны халыкка җиткерү юнәлешендә бик күп мактаулы эш башкара.  Аларның барысы да газиз халкыбызның каһарман уллары өчен горурлану хисе белән сугарылган»,  – дип язды замандашлары якташ әдибебез турында.

    Ни кызганыч, озакка сузылган рәхимсез авыру әлеге кабатланмас шәхесне 2020 елның 5  июнендә арабыздан алып китте. Шул уңайдан  аның гомер бишеге булган, кендек каны тамган, урамнарының хәтфә үләннәре өстеннән тәүге тапкыр аяк атлап киткән туган авылы – Арташта язучыны искә алу кичәсе булды.  
    Баштарак район администрациясе вәкиле белән берлектә бер төркем язучылар, Шаһинур ага Мостафин кабере янына барып, эзтабар әдип рухына дога кылдылар.

  Клуб бакчасында оештырылган искә алу кичәсе исемнәрен Шаһинур Әхмәтсафа халыкка кайтарган солдатларның язучыга рәхмәт сүзләре белән башланып китте. Гаҗәеп сәхнә бизәлеше, чыгыш ясаучыларның үз рольләрен оста башкаруы, сценарийның югары дәрәҗәдә әзерләнүе – һәркайсы таң калдырды. Ап-ак киемнәрдән киенгән, узган сугышлар батырларының мәчет манарасыннан яңгыраган Фатиха сүрәсе астында сәхнәгә җыелулары һәркемне тетрәндерде. Кичәне нәкъ әнә шулай бакчада оештыруы клуб мөдире Марсель Батырша улының зур ачышы булды. Кыска вакыт эчендә язучыга багышлап зур баннер эшләтте, утыргычлар корды, бакчаны яктырту чараларын күрде.


   Мәскәү каласыннан кайткан, Ш.Мостафинның дусты, каләмдәше, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова язучының бала чагын искә төшереп, ничек язучылык эшенә кереп китүе турында сөйләде. Мәркәзебез Казаннан килгән, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал, Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Зиннур Мансуров  Ш.Мостафин турында матур хатирәләре белән уртаклаштылар, аны ничек юксынулары турында сөйләделәр. Рифат Җамал, Арташ халкына рәхмәт әйтеп, үзенең автографлы китабын бүләк итте. Районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз Рафаил Газизов, Рәсимә Галиева, Рәим Гобәевләр дә Шаһинур Әхмәтсафа улына олы рәхмәтле булуларын белдерделәр. Әлеге чараның мәртәбәле кунаклары арасында эзтабар язучының  хатыны Фирая ханым да, кызы Гөлназ да бар иде. Башка туганнары да сүз алып, абыйларын онытмауларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Кичәнең буеннан- буена авыл үзешчәннәре башкаруында Ш.Әхмәтсафа шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырап торды.

    Кем генә чыгыш ясаса да, язучының рухы шат булуын, бакыйлыкка күчкән көнендә шулай зурлап искә алуыбызның аңа дога булып баруын теләде.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы, Ш.Мостафин мирасын барлау комиссиясе әгъзасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ