Логотип Магариф уку
Цитата:

Арзанлы ярминкәләргә рәхим итегез!

Август муллык ае инде ул. Ел әйләнәсе түккән хезмәтебезнең әҗерен нәкъ шушы айда күрә башлыйбыз да инде. Тик соңгы көннәрдә – табигать хәзинәләренең иң мул булырга тиешле чагында, ни хикмәттер, кишер,...

Август муллык ае инде ул. Ел әйләнәсе түккән хезмәтебезнең әҗерен нәкъ шушы айда күрә башлыйбыз да инде. Тик соңгы көннәрдә – табигать хәзинәләренең иң мул булырга тиешле чагында, ни хикмәттер, кишер, кызыл чөгендер ише яшелчәләрнең бәясе котчокмалы чиккә җитеп, күпләрне шок хәлендә калдырды. Кишернең килосы 100 – 130 сумга җитсен инде!

Яшелчә базарында килеп туган әлеге киеренке вазгыятьне беркадәр җайга салу ниятеннән бу шимбәдән, ягъни 7 августтан башлап, 11 сентябрьгә кадәр Казанда арзанлы яшелчә ярминкәләре эшләячәк. Арзанлы дибез, чөнки аларда бер кило суган һәм кызыл чөгендер бәясе – 15 сум, бәрәңгенеке – 20, кишернеке – 30, кәбестәнеке 25 сум гына торачак. Әлеге ярминкәләр биш урында: Казанның Дементьев урамы, 7 нче йорт янында, Батыршин урамы, 20 нче йорт, Лаврентьев урамы, 10 нчы йорт, Фучик урамы 72 нче йорт, Липатов урамы 7 нче йорт янында узачак.
       Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ