Ат – җанны дәвалый

«Ир-атка ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле», – ди халык мәкале. Бу сүзләр юкка гына әйтелмәгән, чөнки тормышыбызга нинди генә зур егәрле техникалар килеп кермәсен, ат үзенең абруен югалтмый. Соңгы елларда республикабызда күпсанлы ат спорты комплекслары төзелү ат спорты белән кызыксынучылар саны арту турында сөйли. Алар дәүләтнеке дә, аерым компанияләрнеке дә, шәхси дә булырга мөмкин.

Җиде яшьтән иярдә

Чит ил киноларында сюртуклы ирләр, эшләпәле хатын-кызларның ат чабышына бәйрәмгә җыелган кебек килүләрен күреп, бу – аксөякләр спорты икән дип уйлый идем. Казанның «Хадар» ат спорты комплексында 7 яшьлек Исмаил Гыйләҗев һәм аның әнисе Гөлназ ханым белән танышкач, хәзер аның белән теләге булган һәркем шөгыльләнә алуына ышандым.

– Улыбыз хайваннарны бик ярата. Яши торган йортыбызда эт һәм песи бар. Ә Исмаил тагын берәр йорт хайваны алып кайтуыбызны сорый, – дип, үзләрен монда очратуыбызның серен ачты әни кеше.– Ат комплексына тәүге тапкыр килүебез дә улымның хайваннарга булган мәхәббәтенә бәйле иде. Мин аның атлар белән аралашуын, аларны сыйпап каравын, яратуын теләдем. 7 яшьлек малайның атка атлануы батырлык сорый. Улым башта алардан куркыбрак калды. Тик беренче танышу дәресен узгач, барысы да үзгәрде.

Шул танышудан соң Исмаилны атлардан аерып булмый башлаган. «Әни, минем атлар янына ешрак барасым килә. Мин алардан курыкмаска өйрәнергә тиеш», – дип белдергән ул әнисенә. Хәзер кечкенә егет, атнасына бер тапкыр ат спорты комплексына барып, тренировкаларда катнаша. Ул тренеры күрсәткән күнегүләрне бик тырышып үти.

– Мин ат белән кызыксынучыларны бу комплекска килеп ияргә утыралар, бераз йөриләр һәм кайтып китәләр дип уйлый идем. Улым да шуның белән канәгатьләнер дип өметләндем. Ә ул, әйтерсең, ат өстендә туган, – дип көлә Гөлназ ханым. – Аңа беренче дәрестән үк малкайларны аңларлык сабак бирелде шул: ничек атланырга, ничек идарә итәргә, ничек дуслашыр-
га – барысын да бәйнә-бәйнә аңлаттылар Исмаилгә. Сезгә серне чишим инде: улым әлегә понида гына йөри. Әмма бу да ат күрми үскән 7 яшьлек бала өчен зур адым.

«Пони да – шул ук ат, – ди ат спорты комплексында эшләүчеләр. – 8 яшькә кадәр алар понида йөреп, беренче чирканчык алса, аннары зур атка утырачак һәм аның белән идарә итәргә өйрәнәчәк. Балада теләк уянса, аны, 4-5 яшь тулу белән, понида йөрергә өйрәтә башларга була».

Исмаилнең ат спортына килеп керүенә ике ай гына булса да, Гөлназ ханым баласының уңышларына сөенергә өлгергән инде. Хәзер тренировкалар вакытында малай янында әнисе тору мәҗбүри түгел. Алар тренер белән икәүдән-икәү генә калалар. Билгеле инде, өченчегә – пони үзе. Шул кыска гына вакыт эчендә Исмаил атны юырту һәм туктату серләренә дә төшенеп өлгергән. Гөлназ улының атлар белән кайнашуына әниләр күзе аша карый:

– Исмаил пониның ялын тарарга, тоякларын чистартырга ияләнде. Боларны эшләмәгән очракта тренировка вакытында хайванга рәхәт булмаячагын аңлый ул. Тренировкага кадәр һәм аннан соң без атларны ашатабыз. Болар барысы да үзең яраткан хайван турында кайгырту дигән сүз, – ди ул, малаеның эшкә күнегүенә, дисциплинага өйрәнүенә аеруча куанып. – Балада кем өчендер җаваплы булу тойгысы уянды. Ә күптән түгел ул мине, гомумән, гаҗәпкә калдырды. Улымның теше сызлады, яңагы шеште. Теш табибына язылуыбыз тренировка вакытына туры килде. Исмаил: «Башта понида йөреп кайтам, аннары гына тешемне алдырырга барам», – дип, мәсьәләне ирләрчә хәл итте.

Әгәр дә ат сине тыңлый икән, димәк, син – көчле шәхес. Ат иярли белү үз-үзеңә бәяне арттыра һәм лидерлык сыйфатларын үстерә. Синең кебек үк, атның да үз холкы бар. Берничә йөз килограмм авырлыктагы хайван синең ихтыярың һәм теләгеңә буйсынганда, үз-үзеңә ышанычың арта һәм горурлык хисе туа. Монда иң мөһиме – атны чаптыру түгел, ә аның белән бер дулкында булу. Гомумән алганда, ат спорты комплексында бала үсеше өчен уңай атмосфера тудырыла. Бала үз ата-
анасын гына түгел, чит кешене, шул исәптән тренерны тыңларга өйрәнә.

Королева Елизавета II

нигә атта йөри?

Ат белән дуслашуга тәүге адым ясаучыларга ярдәм кулы сузучылар – әлбәттә, тренерлар. Ата-ана баласының үзгәрешләрен генә күрсә, тренерлар балага бу үзгәрешләрне кичерү мөмкинлеге тудыра. «Хадар» ат спорты комплексында балалар тренеры булып эшләүче Александра Силякова да шундый фикердә.

– Александра, Казанда ат спорты популярмы? Балалар күпләп йөриме?

– Популярлаша бара. Балалар арасында аеруча. Тик тренерларның күбесе 11 яшьтән кечерәк балалар белән шөгыльләнергә әзер түгел. Минем төркемдә 4-5 яшьтәге –
3 бала, 11-12 яшьлек – 2 бала, 14-16 яшьлек тагын берничә яшүсмер шөгыльләнә.

– Бүген генә тренировкага килгән балага ат белән дуслашу кыенмы?

– Бала тренерны игътибар белән тыңласа, ат белән дус-танә мөнәсәбәт урнаштыру кыен түгел. Ат спортында иң мөһим сыйфат – игътибарлылык. Теләсә кайсы ат, биг-
рәк тә чабышкы, кеше кебек үк, индивидуаль сыйфатларга ия. Көчле хайванны хөрмәт итәргә һәм, әлбәттә, яратырга кирәк.

– Татарстанда ат спортының популярлашуы һәм абруе ни белән аңлатыла?

– Бу спорт төре электән үк популяр булган. Дөрес, халык аны спорт дип санамаган. Сабантуйлар, башка халык бәйрәмнәре ат чабышыннан башка узмаган.

Мин Александраның әлеге сүзләреннән соң яраткан язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» бәянын исемә төшердем. Йөз ел элек тә атта җилдән җитез элдерү малайларның яраткан шөгыле булган. Тик бу шатлык ихатасында чабышкы асрау мөмкинлеге булган гаиләләрдә үскән малайларга гына эләккән. Хәзер исә ат иярләргә теләге булган һәркем бу хыялын тормышка ашыра ала.

Тик, Александраның әйтүенчә, бөтен кеше дә моңа әзер түгел. Күпләр, атта утырып йөрүнең физик яктан авырлыгын тоеп, гаҗәпкә калалар. Шулай да, теләк булганда, аңа күнегү генә түгел, эмоциональ рәхәтлек, психологик канәгатьләнү алырга була. Ә менә ат спортының конкур дип аталган каршылыклар аша сикереп чабу төре әле һаман да аксөякләр мавыгуы дип санала икән.

– Ничә яшьтән атта йөри башларга була?

– Яшькә карамый. Сабый баланы, утыра башлагач, ияргә куярга була. Билгеле, тренерның һәм әти-әнинең күзәтүе астында. Бу өлкәдә минем үз тәҗрибәм бар. Имидән аерылмаган баланы, басып торган үшән атка утыртып, гади күнегүләр эшләдек. Олы яшьтәгеләр өчен дә файдалы бу. Бөекбритания Патшабикәсе Елизавета II не генә исегезгә төшерегез, ул яше сиксәннән артуына карамастан, әле дә атка атланып йөри. Тик ат спорты белән шөгыльләнүнең үз нечкәлекләре бар: 5-6 яшькә кадәрге балалар мәгълүматны начар кабул итә һәм исендә калдырмый, шуңа күрә алар белән эшләве катлаулы.

– Атта йөрү кеше сәламәтлеге өчен кай ягы белән файдалы?

– Атта йөргәндә, мускулларның барлык төркемнәре эшли: арка мускуллары, пресс, ботның эчке мускуллары, бил, җилкә бар да хәрәкәткә килә. Атта йөрү балаларның психикасына да уңай йогынты ясый. Ат – ул хәрәкәт итү чарасы гына түгел, ул – җан яраларын дәвалаучы да. Моны бу мәгърур хайваннарга балаларның тартылуында аеруча ачык тоемларга була. Ат белән даими аралашканда, иммунитет ныгый, йөрәк чыныга, нерв системасының эшчәнлеге җайга салына, стресс уза, киеренкелек кими.

Бу – кызык!

ДЦП белән көрәшүче балалар өчен атта йөрүнең файдасы икеләтә зур, чөнки физик күнегүләр тән үсешенә яхшы этәргеч бирә. Ат белән аралашуга, атта йөрүгә нигезләнгән дәвалау физкультурасының бер төрен – иппотерапия дип атыйлар. Иппотерапия гәүдә төзелешендәге кимчелекләрне, остеохондроз, эпилепсия, аутизмны дәваларга ярдәм итә.

Методның иң төп үзенчәлеге – ат белән бала арасында билгеле бер психологик бәйләнеш хасил булу хисабына аңарда хайваннар белән аралашу теләге ныгу. Балага бернинди басым да ясалмый. Ат белән беренче танышу һәрвакытта да эмоциональ яктан дулкынлану һәм кызыксыну белән үрелеп бара, ә эмоциональ фактор физик халәткә уңай йогынты ясый. Даими рәвештә атта йөрү нерв системасын җайга сала, координацияне арттыра.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.