Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтиемнең яраткан кызы булдым

Безгә белем биргән хөрмәтле Укытучыларыбызны якынлышып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән ислас күңелемнән котлыйм!!! Минем иң беренче укытучыларым әтием белән әнием булды. Әтием – Хужи Әүхәди улы, Урта К...

Безгә белем биргән хөрмәтле Укытучыларыбызны якынлышып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән ислас күңелемнән котлыйм!!! Минем иң беренче укытучыларым әтием белән әнием булды. Әтием – Хужи Әүхәди улы, Урта Кирмән урта мәктәбенең хезмәт, рәсем, сызым фәннәре укытучысы,  күпләрнең хәтерендә бик таләпчән кеше буларак саклангандыр... Без җиде бала үссәк тә, беркайчан да тавыш, кул кутәрмәде, аның күз карашыннан ук аңлый идек. Хәтердә, «3»ле билгесе алсам, керергә куркып, тупсада басып торам, чөнки мәктәптә үк белеп кайта иде... Күпмедер вакыт безгә сызымнан керде, тырышып, чиста итеп сызсам да, беркайчан да «5»ле куймады, «Нишләп?» – дип елый идем, ә ул: «Шулай кирәк, кызым», – дия торган иде. Әлфинур апа керә башлагач, «5»ле не алып кайтып күрсәтә идем. Башлангыч сыйныфларда булды микән, тәнәфес вакытында әтинең хезмәт дәресе үткәрә торган мастерскойга (шулай атала иде) йөгереп барып, чәй эчә идем, аннан биш тиен эләксә, буфеттан майда кыздырган чебрик алам, аннан тәмле әйбер юк сыман иде...


 
 
 
 
 
 
 
 
 
Әнием – Мәймүнә Гали кызы, бик сабыр, тыйнак, тәртипле, чиста, ягымлы булып, күңел түрендә саклана... Әнием, мин кечкенә вакытта укучылар тулай торагында тәрбияче булып эшләде, кичке сәгать 6 да китә, иртән кайта, мин гел елый-елый артыннан йөгерә идем, туйдырганмындыр, күрәсен, бездән ерак түгел бер иске кое кырыннан, кычыткан өзеп алды да әйбәт кенә минем арткы якны чәбәкләде, шуннан соң беркайчан да иярмәдем... Аның каравы, әтинең кечкенә, яраткан кызы булдым, гел үзе белән кая барса, шунда алып барды...
...Хатирәләр кымшанды, язсам бик күп... Әти-әниемнең урыннары оҗмах түрендә булсын! Мин сезне бик сагынам... Әтием мина 19 яшь чагында китеп барды... Төшкә генә бик сирәк керәләр...
Укытучыларыбыз!!!Тиздән – Сезнең бәйрәм,
Әллә ниләр килә телисе!
Бер мизгелгә, балачакка кайтып,
Сезнең дәресләргә йөрисе...
Әлфирә ШӘЯХМӘТОВА,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең 1980 елгы чыгарылыш укучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ