Логотип Магариф уку
Цитата:

Август аенда истәлекле көннәр

1 – Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.Россия Кораллы Көчләре тылы көне.Бөтендөнья инкассаторлар көне.Тимерьюлчылар көне.Тарихчы, юрист, хокук докторы Николай Загоскинның туу...

1 – Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне.
Россия Кораллы Көчләре тылы көне.
Бөтендөнья инкассаторлар көне.
Тимерьюлчылар көне.
Тарихчы, юрист, хокук докторы Николай Загоскинның тууына 170 ел (1851–1912).
Хокук белгече Альберт Салабаевка 80 яшь.
Археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗинга 70 яшь.
КФУ ректоры, физика-математика фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы Илшат Гафуровка 60 яшь.
2 – Россиядә Һава-десант гаскәрләре көне.
3 – Карбыз көне.
5 – Халыкара светофор көне.
Рәссам, график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Надир Әлмиевкә 75 яшь.
Рәссам Геннадий Новиковка 75 яшь.
Оркестр артисты, концертмейстер, Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһаповның тууына 70 ел (1951–2020).
6 – Хиросима көне. Бөтендөнья атом-төш коралын тыю көне.
Рәссам, сәнгать белгече Аполлинарий Васнецовның тууына 165 ел (1856–1933).
7 – Физкультурачылар көне.
8 – Төзүчеләр көне.
Шагыйрә Ләйсән Кәшфиевага 55 яшь.
9 – Һиҗри ел исәбе 1443 ел – яңа мөселман елы башлана.
10 – Хакимият-хуҗалык җитәкчесе, техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган машина төзүчесе Әхмәт Галиевнең тууына 90 ел (1931–2015).
12 – Халыкара яшьләр көне.
Сәяхәтче Витус Берингның тууына 340 ел (1681–1741).
Актриса, Татарстанның халык артисты
Мәрзия Миңлебаеваның тууына 110 ел
(1911–2000).
Рәссам Равил Ваһаповка 60 яшь.
13 – Сулагайлар көне.
15 – Россия Һава флоты көне.
Археологлар көне.
Инглиз язучысы, шагыйрь, тарихчы, адвокат Вальтер Скоттның тууына 250 ел (1771–1832).
Тарихчы, педагог, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 145 ел (1876–1938).
Театр һәм гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җәмиловага 70 яшь.
16 – Композитор, пианист, СССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхинның тууына 100 ел (1921–1993).
Фронтовик язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әдип Маликовның тууына 100 ел (1921–2009).
Тел галиме, филология фәннәре докторы,
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
Вахит Хаковның тууына 95 ел (1926–2008).
17 – Совет шахматчысы Михаил Ботвинникның тууына 110 ел (1911–1995).
Сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, полковник Фәндәс Сафиуллинга 85 яшь.
Журналист, тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткә-
ре, 2003–2013 елларда «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Габделхак Шәмсетдиновка 75 яшь.
Җәмәгать эшлеклесе, спорт хәрәкәте лидеры, икътисад фәннәре кандидаты Рафис Борһановка 60 яшь.
18 – Язучы, медицина фәннәре кандидаты Константин Лебедевның тууына 100 ел (1921–2000).
Педагог, методист, мәгариф отличнигы,
филология фәннәре кандидаты Фирая Әхмәдуллинага 85 яшь.
Артист, драматург, Татарстанның атказанган артисты Шамил Фәрхетдиновка 50 яшь.
19 – Бөтендөнья гуманитар ярдәм күрсәтү көне.
Умартачылар көне.
20 – Актриса, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Сульваның тууына 120 ел (1901–1966).
Бөек Ватан сугышы каһарманы, 1945 елның 30 апрелендә рейхстаг гөмбәзенә, беренчеләрдән булып, Җиңү байрагы кадаган Гази Заһитовның тууына 100 ел (1921–1953).
Композитор, җырчы, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рәшит Абдуллинның тууына 70 ел (1951–2004).
21 – Прозаик, драматург, журналист Леонид Андреевның тууына 150 ел (1871–1919).
Физик, техник фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы,
Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе Гали Даутовка 90 яшь.
Актриса, Татарстанның халык артисты Марина Кобчиковага 80 яшь.
Шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харрас Әюповның тууына 75 ел (1946–2008).
22 – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
23 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нуруллинага
75 яшь.
Татарстанның халык рәссамы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Кузнецовка
75 яшь.
24 – Композитор, музыкант Сафьян Ибраһимовның тууына 95 ел (1926–2014).
25 – Җәлилчеләрне искә алу көне.
Язучы Александр Булгаковның тууына
110 ел (1911–1978).
Хакимият һәм хуҗалык эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, Татарстанның атказанган икътисадчысы Евгений Богачёвка 80 яшь.
Фәлсәфә фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фәрит Солтановка 70 яшь.
Рәссам, график Рөстәм Әхмәтовка 70 яшь.
26 – Шагыйрә Сирень Якуповага 60 яшь.
27 – Россия киносы көне.
Театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты Фаина Раневскаяның тууына 125 ел (1896–1984).
Җырчы, педагог, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевкә 80 яшь.
Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Хамматовка 75 яшь.
29 – Шахтёрлар көне.
30 – Татарстан Республикасы көне.
Казан шәһәре көне.
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Салаховның тууына 110 ел (1911–1998).
Материалны Таһир Сабирҗанов туплады

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ