Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2021» бәйгесенең II этабы башланды

«Авыл укытучысы - 2021» бәйгесенең II этабы 1 нче августтан 10 нчы августка кадәр үткәрелә. Беренче этапны узган 30 мөгаллим нигезләмәдә тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчән...

«Авыл укытучысы - 2021» бәйгесенең II этабы 1 нче августтан 10 нчы августка кадәр үткәрелә. Беренче этапны узган 30 мөгаллим нигезләмәдә тәкъдим ителгән темаларның берсенә дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлекнең тулы конспектын язып җибәрергә тиеш. Чарага башисемне автор, эчтәлектән чыгып, мөстәкыйль куя. Дәрес яки дәрестән тыш эшчәнлек эшкәртмәсен публикация итеп әзерлә­гәндә, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы.
2.3.1. Темалар:

  1. Милли тел – милләт җаны.

  2. Татарлар галәмне өйрәнә.

  3. Бөек затларга күләгә төшми.

  4. Тукай теле сагында.

  5. Гомәр Бәширов – туган як сакчысы.

  6. Рафаэль Мостафин иҗатында җәлилчеләр.

  7. Пәйгамбәргә тиң шагыйрь.

  8. Рөстәм Яхин – татарның мәшһүр композиторы.

  9. Сибгат Хәким – халык күңеле хәкиме.

  10. Татарстанның иң уникаль табигать һәйкәле.

  11. Күренекле татар мөгаллиме.

  12. Н.А.Некрасов  и современность.

  13. Төгәл фәннәрдә җирле материалларны (төбәк компонентын) файдалану


(к 200-летию  со дня рождения писателя).

  1. Наследие писателя-историка Н.М.Карамзина


 (к 255-летию со дня рождения писателя)

  1. Русский литературный критик В.Г.Белинский


       (к 210-летию со дня рождения песателя).
 2.3.2. II этапка җибәрелгән эшләргә таләпләр «Мәгариф» журналы ре­дакциясенең мәкалә авторларына таләпләр белән тәңгәл (http://magarifuku.ru/rules/). II этап эшләренә өстәмә таләпләр һәм бәяләү критерийлары «Мәгариф» журналының август санында (№8,2021ел) һәм magarif-uku.ru сай­тында тәкъдим ителәчәк.
2.3.2. II этапка килгән эшләрне бәяләүгә Оештыручы «Мәгариф» журналы редколлегиясе әгъзаларын һәм башка белгечләрне җәлеп итә ала.
2.3.3. Редакция тарафыннан иң югары бәяләнгән 10 эшнең авторы «Мәгариф» журналының 9 нчы санында игълан ителә һәм III этап уздырылыр алдыннан тәҗрибә өчен, түләүсез «Осталык дәресе»нә һәм заманча мәгариф объектына экскурсиягә чакырылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ