Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы - 2022" конкурсанты өлкәннәр көне белән котлый

Бүген безгә бик кадерле, олы кунаклар килде. 1  октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик матур бәйрәм әзерләп дәү әниләрен, дәү әтиләрен бәйрәмг...

Бүген безгә бик кадерле, олы кунаклар килде. 1  октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик матур бәйрәм әзерләп дәү әниләрен, дәү әтиләрен бәйрәмгә чакырдылар. Ерак араларны якын итеп, дәү әниләр, дәү әтиләр килгәч, бакчабызның музыка  залына үзенчә бер яктылык, җылылык сирпелде.


Самими елмаюларын балкытып кергән балалар исә матур җырлары, дәртле биюләре, эчтәлекле шигырьләре аша кадерле кешеләренә үзләренең яратуларын җиткерделәр. “Бала баласы балдан татлы” диләр. Өлкәннәребезнең күзләрендә оныклары өчен горурлану һәм шул ук вакытта сөенеч яшьләре ялтырады. Дәү әниләребез дә буш кул килмәгәннәр, балаларга күчтәнәчләр өләшеп, бәхет-тәүфыйк, сәламәтлек теләп, матур җырлар аша изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәмне тәрбияче Фәрсия Фәһим кызы матур шигырь юллары белән тәмамлады.
 
Хөрмәтле, олы җанлы Өлкәннәребез!
Еллар үтә, диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау-сәламәт булып озак яшәү
Үзе бәхет, үзе шатлык ул!
 


Актанышның 1 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Эльвира Сабирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ