Ай ахырына кадәр температура аномалияләре

Гидрометеорология үзәге ай ахырына кадәр температура аномалияләре турында кисәтә. Татарстанда 30 ноябрьгә кадәр уртача һава температурасы нормадан 2 градуска түбәнрәк булачак, дип хәбәр ителә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында.

Синоптиклар мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көннәрдә Татарстан өчен һава температурасы нормасы -5,7 градус, ә Казан өчен ул 5,1 градус була.

Бүген исә юлларда бозлавык, бозлы яңгыр явачак һәм буран булачак. Юлларда сак булыгыз!

Фәния Лотфуллина

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.