Логотип Магариф уку
Цитата:

Азәрбайҗан күчтәнәче

Журналыбыз хезмәткәрләре Җәмилә Керитова белән Казан мәктәпләренең берсендә тәм-том күргәзмәсендә танышып кайтты. Белгечлеге буенча пешекче булган, инде 30 ел дәвамында Казанда яшәүче әлеге ханым төрл...

Журналыбыз хезмәткәрләре Җәмилә Керитова белән Казан мәктәпләренең берсендә тәм-том күргәзмәсендә танышып кайтты. Белгечлеге буенча пешекче булган, инде 30 ел дәвамында Казанда яшәүче әлеге ханым төрле милләт ризыкларын пешерергә ярата. Укучыларыбыз өчен махсус мастер-класслар уздырырга да риза ул. Ә бүген Керитовлар гаиләсендә аеруча популяр булган нигъмәтләрне пешерергә өйрәнәбез. Без авыз итеп карадык – телне йотарлык тәмле килеп чыга. Сез дә рәхим итегез, дуслар!
Азәрбайҗанча пылау
Кирәкле әйберләр:
1 кг озынча дөге
1 бал кашыгы шафран тәмләткече
1 бал кашыгы куркума тәмләткече
500 г сыер ите
300 г суган
300 г ак май
100 әр г күрәгә, караҗимеш, йөзем
3 л су
Әзерләү:
Дөгене бер тапкыр юабыз, кайнап чыккан суга тоз салабыз һәм дөгене альденте (пешер-пешмәс) рәвешенә килгәнче пешерәбез. Суын саркытканнан соң,  ярманы кабат шул ук кәстрүлгә салабыз һәм ярты стакан дөге пешкән су һәм шафран өстибез. Капкачны тулысынча ябып,
20 минутка сүлпән утка куябыз. Аннары эретелгән ак май кушабыз.
Итне кечкенә кисәкләргә кисәбез, тозламыйча гына пешереп алабыз. Табага ак май салабыз, ул эри башлагач, ярымтүгәрәкләп киселгән суган, аннары ит, караҗимеш, күрәгә, йөзем һәм куркума салабыз, тоз өстибез. Капкачны ябып, 15-20 минут дәвамында томалап пешерәбез.
«Гранат беләзек» салаты
Кирәкле әйберләр:
1 гранат
2 бәрәңге
2  чөгендер
1 кишер
1 суган
300 г тавык ите
2 йомырка
400 г майонез
100 г әстерхан чикләвеге
Әзерләү:
Суганнан кала барлык яшелчәләрне һәм тавык итен пешерәбез. Тәлинкә уртасына стакан я махсус җайланма куябыз. Беренче рәткә угыч аша чыгарып бәрәңге салабыз. Аның өстенә вак итеп туралган суган, угычтан кырган йомырка, чеметкәләп вакланган тавык итен, кишер, чөгендер куябыз. Араларына майонез сөртәсе була – чамалап салыгыз. Иң өскә гранат бөртекләре сибәбез һәм суыткычка куябыз. Тәлинкәне 15-20 минуттан соң салкыннан чыгарабыз – беләзек рәвешен китерергә ярдәм иткән стаканны алып куябыз. Салатның өстен чикләвек белән бизибез.
«Левенги»
Кирәкле әйберләр:
1,5-2 кг авырлыктагы тавык
2 суган
300 г әстерхан чикләвеге
1 чәй кашыгы алычадан ясалган сироп (лимон белән алмаштырырга мөмкин)
тоз
борыч
көнбагыш мае
Әзерләү:
Тавыкны юып киптерәбез, аннары тоз, борыч һәм ярты бал кашыгы сироп яки ярты лимон белән эчке һәм тышкы яктан уабыз. Чикләвек һәм суганны аерым-аерым иттарткыч аша чыгарабыз. Суганның суын сыгабыз. Бергә кушабыз, тоз, борыч, ярты бал кашыгы сироп яисә ярты лимон өстибез. Әлеге кушылма белән тавыкны тутырабыз. Табаны, шулай ук тавыкны майлыйбыз һәм 45-60 минутка 180˚ка кадәр җылытылган мичкә куябыз. Вакыт-вакыт табадагы майны тавык өстенә сибеп торырга кирәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ