Логотип Магариф уку
Цитата:

Бакча тәрбиячесе баланың сәләтен ача белергә тиеш

Мин – үзенең телен, милләтен, әдәбиятын, сәнгатен, табигатен бик яратакан, үзенең хезмәте белән аны тагын да үстерүгә, саклауга өлешен кертергә тырышкан гап-гади тәрбияче. Бүгенге көн балалар бакчасын...

Мин – үзенең телен, милләтен, әдәбиятын, сәнгатен, табигатен бик яратакан, үзенең хезмәте белән аны тагын да үстерүгә, саклауга өлешен кертергә тырышкан гап-гади тәрбияче. Бүгенге көн балалар бакчасының бурычы: туган телендә иркен аралашучы, логик фикерләүче, тәрбияле, сәламәт, экологик культуралы шәхес тәрбияләү.
Күренекле педагог Каюм Насыйри: «Табигый сәләт очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора» – дип язган. Сәләтле бала белән эшләвемнең төп максаты итеп түбәндәгеләрне сайладым: баланың сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру; телне, туган якны өйрәнүне һәм саклауны һәрьяклы үсешкә ирешкән шәхес формалаштыруда кирәкле итә алу; район, республика, Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә җиңүчеләр әзерләү.
Моның өчен түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк: сәләтле баланы ачыклау; балага үз-үзен табуда ярдәм итү; күпсанлы метод һәм алымнар арасыннан мөстәкыйль фикерләүгә, иҗади эшчәнлеккә китерә торганнарын сайлап ала белү; сәләтле баланың төрле иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген арттыру; балаларны яңалыклар белән таныштырып бару.
Шушы бурычларны тормышка ашыру түбәндәге  чаралар  ярдәмендә башкарыла.
1. Шөгыль вакытында бу балага аерым игътибар бирергә кирәк, өстәмә эшләр, логик фикерләүгә караган биремнәр аның һәрвакыт кул астында булырга тиеш.
2. Төрле иҗади бәйгеләр.
3. Фәнни-гамәли конференцияләр.
4. Район, республика, Бөтенроссия, халыкара олимпиадалары. 5. Аудио, видеоязмалар, фәнни хезмәтләр, Интернет.  6. Галимнәр, әдәбият- сәнгать әһелләре белән якыннан аралашу.
Сәләтле баланың республика, Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә  уңыш яулавы һәм бу уңышларның бала киләчәктә сайлаячак һөнәр өчен кирәкле булуы.  
Зыялы, әхлаклы, сәләтле, табигатьне яратучы, саклаучы итеп тәрбияләгән балаларымның, көмештәй чиста сулы, саф һавалы, куе яшел урманлы туган илебездә, матур киләчәген күрергә өметләнәм. Әлбәттә, балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән -үзе килми. Туган як табигатен ярату, саклау кебек матур сыйфатларны, гадәтләрне яшьтән үк  формалаштыру максатыннан, «Бергә уйныйк, үскәнем» – дип исемләнгән методик кулланма  эшләдем. Бу хезмәтем Яр Чаллы педагогия университеты доценты Хазратова Ф.В. тарафыннан рецензияләнде. Бу методик кулланмага экология темасына багышланган проектларга керде. Тәҗрибәмнән чыгып, проект эшчәнлеге сәләтле балалар белән эшләү өчен иң нәтиҗәле алым икәненә төшендем. Чөнки бу алымда балалар өчен иҗат мөмкинлекләре бик кызыклы һәм чиксез. Бүгенге көндә, шәһәр белән авыл балалар бакчалары мөмкинлекләре арасында аерма бик сизелми. Ләкин икенче яктан караганда, аерма  зур. Авыл үзе – тәрбия чыганагы. Эшчәнлегемнең асылы да шуңа нигезләнгән. Авыл бетсә, милләт бетә! Авылда милли үзаңлылык, рухи кыйммәтләр, Ватанга һәм табигатькә сакчыл караш шәһәрдәгегә караганда ныграк саклана. Табигать белән кеше бербөтен булып авылда гына яши ала. Биредә балаларның аралашу тирәлеге зур түгел, ләкин бу аралашу үзенең тирәнлеге белән аерыла. Өлкән буыннарның тәҗрибәсе  яшь буынга табигый рәвештә тапшырыла. Яшьтән авыл тормышының барлык үзенчәлекләре белән танышып,  табигате белән аралашып, авылны төзекләндерү, яшелләндерү кебек күмәк эшләргә катышып үскән бала беркайчанда туган җиренә салкын карамаячак.
Бу проектларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә балалар яңадан-яңа белемнәргә омтылды, ижади сәләтләре ачылды һәм үсеш алды. Мультимедия технологиясен киң куллану, проект эшчәнлеген тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк итте. Проект методының төп үзенчәлеге шунда, аның асылында баланың иҗади эшчәнлеге, тикшеренү эше ята. Шуның нәтиҗәсендә бала иҗади фикерләргә, нинди дә булса проблеманы танырга, чишәргә, нәтиҗә ясарга өйрәнде. Билгеле, күп вакытта баланың күзаллавы аның техник мөмкинлекләреннән калыша. Шуңа күрә бергәләшеп эшләргә, ярдәмгә әти-әниләрне дә җәлеп итәбез. Проект эшчәнлегенең икенче үзенчәлеге – аның мотивы булуда. Бу гади кызыксыну гына түгел,  бәлки ахыргы нәтиҗәнең кирәклеген тоюда чагыла. Без моны нәрсә өчен эшлибез, бу нәрсәгә кирәк дигән сорау куелды һәм һәр катнашучы ахыргы нәтиҗәнең уңышы өчен тырышты. Проект эшчәнлегенең өченче үзенчәлеге – ул эшчәнлек кемгә дә булса тәкъдим ителергә тиеш. Шул максаттан, балалар ата-аналар алдында, конкурсларда, конференцияләрдә чыгышлар ясадылар. Проект эшчәнлеге балаларның сәләтләрен, иҗади фикерләвен үстерергә ярдәм итте, күзалларга, план төзеп эшләргә, чагыштыра, нәтиҗә ясый белергә өйрәтте.
Балалар төрле район, республика, Россия күләмендә үткәрелүче төрле чараларда актив катнашалар. Экология темасына районда үткәрелгән «Икенчел чималдан кул эшләнмәләре»  исемле конкурста катнашып, Низамова Аида 1 нче урын алды. Күпсанлы музыкаль конкурслар, җыр фестивальләре лауреаты Ганиева Диләрә шахмат буенча да сынатмады, районда беренче булды. Хамматова Әминә – экология фәне буенча, Исламов Камиль математикадан «Умники России»  Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре булдылар. Низамов Әмирхан юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып танылды. «Дорога БЕЗ опасности» исемле республика  конкурсының район турында 1 нче урын яулады. Гарайшина Сәйлән, Шакиров Ильсур  күп тапкырлар рәсем конкурсларынды катнашып, җиңүчеләр булдылар. «Туган телем»  исемле фестиваль-конкурста катнашып Гуссамова Ясминә призлы урынга ия булды.
Бигрәк тә республика дәрәҗәсендә җиңүләр сөендерә: «Әнием – кояшым минем» конкурсында Шакирова Мәликә I дәрәҗә лауреат,  «Бәхет йолдызы» конкурсында Сафарова Зәринә III дәрәҗә лауреат,  «Кызыл төлке» конкурсында Гуссамова Ясминә I нче урын, «Мин яратам сине Татарстан» конкурсында Низамова Ясминә I нче урын, «Гореф — гадәтләрнең көче»  конкурсында Низамова Ясминә I нче урын яуладылар. Бөтенроссия «Бию өермәсендә» конкурсында Аббазова Ралина I дәрәҗә дипломга, халыкара «Ата-бабалар теле» конкурсында Арсланов Дамир I дәрәҗә лауреатка ия булдылар.  «Татарстан Республикасының эколого-географик үзенчәлекләре» дип аталган II Республика күләм фәнни-гамәли конференциядә Сафарова Зәринә дә катнашты. Ул үзе чыгарган экологик әкиятне  яклады. Кечкенә булуына карамастан, әкият геройлары аша үзен борчыган проблемаларны ачарга тырышты.
Балаларның сәләте һәрвакыт үсештә булуына ирешу өчен үзем дә белемемне арттыру, камилләштерү  буенча даими эш алып барам. 2016  елда «Ел тәрбиячесе» республика күләмендәге бәйгенең район турында II нче урын, 2021 елда район турында I нче урынга лаек булдым.
Киләчәктә максатым, экология темасына багышланган хезмәтләремне программа итеп туплап, сәләтле балаларның үсешен тагында камилләштерү, дәвам итү.

Резеда  ХАРРАСОВА,


Тукай районы Түбән Суыксу  авылындагы «Ак каен» балалар бакчасы тәрбиячесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ