Арча районының Сөрде авылы башлангыч мәктәбе җимерелүе күпләрне тетрәндерде. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк: вазгыять балалар өйләренә кайтып киткәч була. Мәктәп үзе Яңа Кенәр авылы урта мәктәбе карамагында. Бер этажлы мәктәп бинасы 1970 елда салына. Шушы ук бинада балалар бакчасы да була. Мәктәптә бүген 4 бала белем ала, ә балалар бакчасына 4 бала йөри.
«Мәктәпнең ишелүенә кар сәбәпче түгел. Бина шактый иске, ремонт ясалмаган. Сыйфатсыз кирпечтән салынуы диварларның җимерелүенә китерде. Балалар бүгеннән Яңа Кенәр урта мәктәбенә йөри. Ата-аналар каршы түгел.Бүгенге көндә мәктәп ремонтка яраксыз санала. Шулай ук яңа мәктәп салу турында да сүз алып бара алмыйбыз. Чөнки авылда балалар бик аз. Яшьләр дә юк», – дип әйтте әлеге вакыйга буенча Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе директоры Әгъзам Гайфуллин.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Фото «Татар-информ» сайтыннан