Бала төшен ничек юрарга?

Элек-электән кешеләр төш юрауга җитди караган. Гасырлар алышынса да, төш кызыклы да, серле дә, ачылмаган бер дөнья булып кала бирә. Балачакта күргән төшләр аерым бер урын алып тора.

Психологлар сабыйлар туган көннәреннән үк төш күрә башлый дип саный. Ә кайбер белгечләр нәниләрнең ана карынында ук төш күрүен фаразлый. Үскән саен, баланың күзаллавы, белеме, дөньяны танып белүе арта, һәм ул катлаулы эчтәлектәге төшләр күрә башлый. Сабый аларны 3-4 яшьтән сөйләп бирә ала. Шул бәян аша баланың эчке халәте, организмында барган үзгәрешләр турында мәгълүмат алырга, вакытында диагноз куярга һәм күп кенә авыруларны кисәтергә мөмкин.

Төш – аңның иҗади продукты. Кешелекнең төрле ышануларга нигезләнеп иҗат ителгән иң борынгы сүз сәнгате әсәрләре – мифлар белән якын, хәтта тәңгәл булуы, бер үк символик телдә «язылуы» төшләрнең серлелеген тагын да арттыра. Мифларның да, төш феноменының да нигезендә кешенең дөньяны аңларга теләү, танып белүгә омтылышы ята.

Кеше организмында барган теләсә нинди хис-
кичерешләр, стресслар һәм хәтта күренмәс биохимик процесслар да төшләрдә чагыла. Гадәттә, олылар тормыштагы вакыйгаларны, реаль кешеләрне, балалар исә әкияти персонажлар яки тылсымга ия булган җан ияләрен, фантастик картиналар күрә.

Бер төндә бик күп санда төш күрсәк тә, күбесе онытыла, аерым төшләр генә, бигрәк тә начарлары истә кала. Өндәге вакыйгалар төнлә дәвам итәргә мөмкин. Мәсәлән, ата-аналарның канәгатьсезлеге, сыйныфташлары белән бәхәсләшүдән туган үпкә, курку, хыянәт, борчылу кебек кичерешләр автомат рәвештә төнге тынычсыз йокы һәм саташуга сәбәп була. Төштәге вакыйгалар никадәр куркынычрак булса, тормыштагы проб-
лемалар шулкадәр тирәнрәк ята дигән сүз. Алар әлеге борчулы хәлләрнең эзсез узмавына, кайбер очракларда конкрет бер психосоматик чиргә күчүенә ишарәли.

Балаларның төшләрен аерым категорияләргә бүләргә мөмкин:

Күңелле төшләр. Әни белән янәшә бару, ниндидер күңелле мизгелләр турында сөйләшү, гомумән, ана һәм атаның мәхәббәтен тою, чәчәкләр һәм күбәләкләрне күреп соклану яки рәсемен ясау, китап уку, эт-мәче кебек йорт хайваннары белән уйнау, баскычтан менү-төшү, яраткан уенчыгын күтәреп йөрү – болар барысы да бала сәламәтлегенең ныклыгына ишарә ясый. Сабыйлар, еш кына күргән төшләренең эчтәлеген онытуга карамастан, шул чакта кичергән хисләрен уянгач та хәтерлиләр һәм, тиешле сүзләрен табып, аңлатып бирәләр.

Балачакта һәммәбез дә һавада очканыбызны күрәбез. Әби-бабайлар аны бала организмының үсүе белән бәйләп аңлата. Бу очракта ул ничек, кая оча? Нинди объектларны күрә, алар белән нинди дә булса мөнәсәбәткә керәме? Төшне юраганда, шушы элементларга таянырга кирәк.

Балалар фантазиягә гаять бай. Кечкенәләрнең күбесе космонавт булырга, галәм чикләрен узарга хыяллана, һәм ул хыяллар төштә тормышка аша. Гадәттә, сабыйлар: «Мин ракетада яисә самолетта очтым. Кинәт нидер булды, һәм самолет түбәнгә оча башлады. Мин парашют белән сикерергә өлгердем», – дип сөйли. Беренче карашка әлеге төш бернинди шикләнү тудырмый кебек. Бу – гадәти хыял. Тик шулай да игътибар итүне сорый. Төш баланың эчке халәтендә ниндидер кискен үзгәрешләр баруына ишарә ясый. Әлеге образларны кечкенә кешенең киләчәк максатлары белән бәйләп аңлатсак та, төштә күргәннең аларга ирешү юлларын гына гәүдәләндермәве ачык. Шунысына ышанырга кирәк: юлы сикәлтәле булса да, ул морадына ирешәчәк. Бу төшне аның рухи дөньясы аркылы аңлатсак, анда бик үк тыныч түгеллеген төшенербез. Шуңа да ата-аналар кирәк чакта сабый өчен «парашют» булырга тиеш. Бала өчен алардан көчле терәк юк.

Икенче төрне хәвефле төшләр дип атыйбыз. Мондый төшләр балаларга ешрак пубертат (күчеш) чорда керә һәм үсештәге психологик, физиологик үзенчәлекләр белән аңлатыла. Нигездә, бу төшләрдә яшүсмерләрне борчыган мәсьәләләр төрле образлар аша гәүдәләнә. Проблемалар, төрле персонажлар кыя-
фәтенә кереп, төш күрүчене куркыталар, аның артыннан куалар, яки ул үзе кемнеңдер артыннан чаба. Арттан куган җан ияләре кеше затыннан да, җанвар да, мифик образлар да булырга мөмкин. Психолог-
ны бу очракта бала артыннан кем яки нәрсә чабуы түгел, ә аның эчке халәте кызыксындыра. Кеше үзе турында шушы образлар аша хәбәр итә. Бер үк вакытта төштәге персонажларның нәрсә аңлатуларына да игътибар итәргә кирәк. Гадәттә, аю, бүре, юлбарыс яки елан – һәрберсе төш күрүченең үзаңы һәм халәте белән бәйләп карала. Ә менә үгез, ат кебек хайваннар үзгәрәк мәгънәгә ия. Кыз бала төшендә үгез күрә икән, бу гаиләдә ата тарафыннан золым барлыгына ишарә ясый, хәтта баланың җенси золым кылынуыннан куркуы да мөмкин. Атның исә нинди төстә булуы аерым мәгънәгә ия. Ак ат – яшәү, бәхет һәм уңыш символы. Әгәр ул канатлы да булса, бу – баланың гадәти тормыш чикләреннән чыгып, аңының бер серле почмакка яшеренүен аңлата. Кыргый атлар – кешенең социаль кысаларга кертеп булмый торган ирек сөюен, импульсивлыгын, инстинктларга бирелгәнлеген чагылдыра, ат өстеннән суга чуму көндәлек чын тормыштан аңсызлык катламына төшүгә ишарәли.

Төшләрдәге образлар халыкның нинди культура катламыннан булуына да бәйле. Әйтик, татар халкында ат образын гомуми мәгънәдән читтәрәк карала: бездә атка утыру, бура һәм яңа салган йорт образлары дөньядан китүне, ягъни үлемне аңлата. Бура олы кешеләр өчен кабер символы буларак карала. Балаларда мондый алхәбәрне җиткерүче вакыйга булып нинди дә булса җан иясенең үлеме тора. Ул кечкенәләрнең реаль тормышта үлем белән очрашмаган булуына бәйле. Әлбәттә, экзистенциаль проблемалар аларның үз-үзләрен аңлый башлаган чорында, ягъни үзенең кем булуын, нинди җенестән икәнлеген ачыклагач барлык-
ка килә.

Бала үзен ниндидер битлек киеп күрә икән, бу аның үз-үзеннән качарга теләвен күрсәтә. Мондый төш күрүче иҗтимагый тормышка карашын, үзенең анда тоткан урынына мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш.

Үлә-бетә җиләк-җимеш җыю, акча санау, маркалар, открыткалар туплау кебек ситуатив төшләр ата-
аналарны һәм балалар белән эш итүче табиб-психолог-
ларны, укытучы-тәрбиячеләрне сагайтырга тиеш: мондый төш бала организмында токсиннар җыелу һәм зарарлануның (интоксикация) тиздән критик ноктага җитәчәге кебек физиологик тайпылышлар хакында сөйли. Кагыйдә буларак, бу очракта төш сигнал вазифасын үти һәм балага медицина тикшеренүе үтү зарурлыгын хәбәр итә.

Төшләр, үткән көннең дәвамы булып, бернинди символик мәгънәгә ия булмаска да мөмкин. Ничек кенә булмасын, йокыдан уянгач, түшәмгә карап, «Яхшыга булсын» дияргә, йә булмаса, аны искән җилгә яки аккан суга сөйләргә киңәш ителә. Бу күренешнең нигезендә шулай ук психологик элемент ята: эчке халәт кем беләндер аралашкач җиңеләеп китә. Сөйләгәннән соң, «Хәерлегә булсын» дип чын йөрәктән теләү шул юнәлештәге эчке механизмнарны эшкә җигә, һәм фикер материальләшә.

Сәвия Сәмитова,
филология фәннәре кандидаты,
медицина психологы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.