Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар Әлмәткә 3D-модельләштерү форумына җыелачак

Мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, 24–25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D...

Мәгълүмати технологияләр, цифрлы проектлар белән идарә итү, санлы продуктлар һәм сервислар булдыру сәләте булган балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан, 24–25 ноябрьдә Әлмәттә 3D-FUTURE 3D модельләштерү хакатоны узачак.
3D-модельләштерү форумына Россиянең 30 төбәгеннән балалар җыелачак, дип хәбәр ителә "Әлмәт таңнары" сайтында.
Конкурс Әлмәт политехник техникумының «IT-Куб» цифрлы белем бирү үзәгендә узачак. Катнашучыларга жирәбә нәтиҗәсендә билгеләнәчәк өч юнәлешнең берсе буенча 3D-модельне мөстәкыйль проектлау һәм эшләү тәкъдим ителә. Шулай ук командаларга үз проектларын якларга кирәк булачак. 

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ