Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балалар курчак белән русча сөйләшә»

Татар халкы өчен заман таләпләренә туры килә торган яңа образ булдырырга кирәк. Бу фикерне  Мәгариф ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин белдерде. Галим «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк...

Татар халкы өчен заман таләпләренә туры килә торган яңа образ булдырырга кирәк. Бу фикерне  Мәгариф ассоциациясе президенты Марат Лотфуллин белдерде. Галим «Гаилә һәм мәктәп» журналы оештырган түгәрәк өстәлдә милли проблемаларга карата фикере белән уртаклашты. 
«Бүгенге татар образы XVIII нче гасырныкы булып  кала алмый. Безнең театрның төп әсәрләре булып  «Зәңгәр шәл» һәм «Галиябану» пьесалары тора. «Зәңгәр шәлнең» төбендә татар халкын мыскыл итү ята. Чөнки Зимагур  — әсәрдәге төп уңай герой. Безнең авылда азып-тузып йөргән кешене Зимагур дип йөртәләр. Ә авыл халкын укыткан мулла — иң начар герой буларак сурәтләнә. Әлбәттә, бу идея яхшы җырлар, образлар белән кертелгән. Ләкин идея татарның икенче сортлыгын исбатлый. Бүгенге көндә пьесаның флагман булып торуы татар халкын бизәми», – дип сөйләде Марат Вазыйх улы.
Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре балаларның татар телен тиешле дәрәҗәдә белмәүләрен милли телдә төшерелгән тапшыруларга кытлытлык булу белән бәйли.
«Авылда балалар курчак белән русча сөйләшәләр. Бала рус телендә мультфильм карый, шул сәбәпле, курчак белән – рус телендә, ә әти-әнисе белән татар телендә сөйләшә. Курчак татар телен белми дип уйлый ул, – диде түгәрәк өстәл спикеры. 

Айгөл ЮНЫСОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ