Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен фәнни китаплар дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятының исеме татар китабын укыган һәр татар кешесенә яхшы таныш. Менә шул нәшрият Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Татар телен саклау һәм үстерү  комиссиясе...

Татарстан китап нәшриятының исеме татар китабын укыган һәр татар кешесенә яхшы таныш. Менә шул нәшрият Татарстан Республикасы Президенты каршындагы  Татар телен саклау һәм үстерү  комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәме белән балалар өчен фәнни танып белү өлкәсенә караган  тәрҗемә китаплар бастырып чыгарды. Алар: «Росмэн» нәшрияты ярдәме белән килешү нигезендә чыгарылган мәктәпкәчә  яшьтәге  балалар өчен  энциклопедияләр – «Минем тәнем» («Тело человека»), «Су асты дөньясы» («Подводный мир»)», «Песиләр һәм песи балалары» («Кошки и котята»), «Самолётлар һәм вертолетлар» («Самолёты и вертолеты»), «Зур машиналар» («Большие машины») һәм «Эксмо» нәшрияты белән бергә чыгарылган «Нәниләр энциклопедиясе» («Энциклопедия для школьника»). Гомуми тиражы 23 мең булган  әлеге китапларның 18 меңе Татарстандагы балалар бакчаларына бүлеп бирелгән.
Татарстан китап нәшриятында ел саен  уртача 200 исемдә китап бастырыла. Алар арасында ихтыяҗның иң зурысы – балалар әдәбияты. Биредә дөнья күргән  балалар китапларын нәшриятның фирма кибетләреннән алырга, www.Tatkniga.ru сайты аша дөньяның  теләсә кайсы почмагыннан заказ бирергә мөмкин.
                                                         Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ