Балалар өчен кышкы уеннар

Саф һавада уеннарны балалар бик ярата. Нинди генә һава торышы булмасын, урамда алар табигатьне күзәтә, хәрәкәтле уеннар уйнап чыныга.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән кыш көне кардан фигуралар төзү яисә җепшек көнне кар атышлы уйнау үзе генә дә ни тора! Балалар бакчасында кыш көне урамда уйнар өчен берничә уен тәкъдим итәм.

«Ак аю»

Карга диаметры 4–5 метр булган әйләнә сызып, уйнаучылар шунда кереп баса. Ике бала «ак аю» итеп билгеләнә һәм әйләнәнең тышкы ягында кала. Алар, кулга-кул тотынып, әйләнә эчендә йөрүче балаларны «ятьмәгә эләктереп» йөриләр. Һәр эләккән бала уеннан чыга барып, соңыннан аюларга тоттырмаган берсе генә кала, һәм ул җиңүче була.

«Шар сугу»

Кыш көне ир балалар уйный торган уен. Башта тигез җирдә бер кечерәк чокыр казыла. Уенчыларның һәрберсендә кәкре таяклар (кәшәкәләр) була. Ике командага бүленгәннән соң, бер команда чокыр саклый, икенчеләре шарны чокырга төшерергә тырыша. Кайсы команда шарны чокырга күбрәк төшерә ала, шул команда җиңүче була.

«Атака»

Балалар, ике командага бүленеп, кара-каршы тезелеп басалар. «Атакага» диюгә һәр ике команданың кырыйдагы кешеләре каршы якка таба йөгерә. Алар, шул команданың позициясен әйләнеп чыгып, үз сафына кире кайтып басарга тырыша. Әгәр ул каршы командадагылар тарафыннан тотылса, алар составында кала. Шул рәвешле уйный-уйный, бер командада бер генә кеше кала. Соңгы кеше күрше командага арты белән бара һәм, кемгә барып бәрелсә, аны үзе белән алып китә. Шулай итеп, үз командасын тулыландыра башлый. Уен шулай дәвам итә.

«Җиз бүкән»

Балалар бер түгәрәктә, «җиз бүкән» булып, чүгеп утыралар. Һәрберсенең артында бер иптәше басып саклап тора. Арада бер бала  бүкәнсез калдырылган була. Ул арттан килә дә «сакчы» белән сүз башлый:

– Җиз бүкән, җиз бүкән сатлык микән?

– Җиз бүкән сатлык икән.

– Күпме хак алыр икән?

– Хак ярым хак, пот ярым борчак икән.

– Әйдә, йөгерешеп карыйк, кем килеп алыр икән? – диләр дә түгәрәк тышыннан бер-берсенә каршы йөгереп әйләнәләр. Җиз бүкән иң элек әйләнеп килгәннеке була.

«Мияу-мияу, нинди төс?»

Балалар санамыш ярдәмендә бер песи сайлыйлар. Калганнары бер сафка тезелә. Песи алга баса һәм: «Мияу-мияу!» – ди. Балалар: «Нинди төс?» – дип сорыйлар. Песи берәр төсне атый. Мәсәлән, ак. Балалар шунда ук тирә-юньдә ак төстәге әйберне тотарга тырышалар (кар, баланың киеме һ.б.). Андый әйбер тапмаган кеше тиз генә йөгереп китә. Песи аны тотарга тырыша. Тота алса, ул бала песи була, тота алмаса – үз урынында кала.

«Тычкан белән песи»

Уйнаучылар, кулга-кул тотынып, бер түгәрәк ясыйлар. Бер баланы – тычкан, берсен песи итеп билгелиләр. Песи тычканны куа башлый, ә түгәрәктә торучылар тычканны сакларга тырыша. Ул түгәрәкнең эчендә булса, песигә анда керергә ирек бирмиләр. Хәйлә белән эчкә кергән йомшаккайны исә тышкы якка чыгармаска тырышалар. Песи үз дигәненә ирешсә, алар түгәрәккә керә, икенче балалар уйный башлый.

Гөлчәчәк Кәримова,
Казан шәһәренең татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 115 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.