Логотип Магариф уку
Цитата:

Баласы булган хатын-кызларга түләнә торган өстәмә ял

РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков, баласы булган хатын-кызларның түләнә торган өстәмә ял алырга яки уртача хезмәт...


РИА Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Александр Шершуков, баласы булган хатын-кызларның түләнә торган өстәмә ял алырга яки уртача хезмәт хакын саклаган хәлдә тулы булмаган эш вакыты сорарга хакы бар, дип саный. Бу сүзләрне ул «Яңа кешеләр» партиясенең хатын-кызлар мәнфәгатендә хезмәт турындагы законнарны камилләштерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында әйткән.




Ул шулай ук балалар бакчалары һәм мәктәпләр эш режимының әниләрнең эш режимына туры килмәвенә дә игътибар юнәлтте. Шершуков фикеренчә, хезмәт турындагы законнарга мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен эш вакытында уңайлы режим кертү ихтималын да карарга мөмкин.

Фәния Лотфуллина



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ