Балчыктан яралган һөнәр

Һөнәрчелекнең иң борынгы төрләреннән саналган керамиканың    тарихы 30 мең ел белән исәпләнә, диләр. Сез беләсезме-юкмы, имеш иң беренче  смайлик та безнең эрага кадәр 1700 елларда ук балчык чүлмәккә  төшерелгән булган икән. Аны Төркиянең көньяк-көнчыгышына урнашкан Каркемыш шәһәре тирәсендә археологик казу эшләре барышында тапканнар. Артефактның яшен 3700  ел дип билгеләгәннәр. Археологик казу эшләре вакытында чүлмәк ватыклары иң еш очрый торган табылдыклардан саналганга күрә, теләсә кайсы археолог әнә шулай аның кайда, кайчан, нинди материаллар кулланып  ясалу серен чишеп бирә ала. Инкяр итеп булмый, чөнки балчыкның үзе белән бергә яралган һөнәр дияргә дә буладыр чүлмәкчеләрне. Элек-электән кул астында әвәләргә яраклы балчыгы булган һәр төбәк үз чүлмәкчесе дан тоткан. Җитмәсә, адәм баласы кулланышка керткән      ул савыт-сабалар тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә  чималының  ни рәвешле әзерләнүе белән үк аерылып торган. Балчыкка ныклык бирү өчен төелгән бака кабырчыгы, ком, вакланган таш, салам,  үлән кебек төрледән-төрле  катнашмалар өсти торган булганнар. Үзле балчыкны турыдан-туры измә буларак кулланган очракта, ул артык майлы булганлыктан, мичтә яндырганда, чүлмәкләре ярылып йөдәткәнгә  һәр оста үз чиратында әнә шулай    эзләнергә мәҗбүр булган, күрәсең. 

Ә бүгенге көн  чүлмәкчеләренең  эшләренә нинди серләр яшеренә дә, алар аны ничек эшли икән? Бу хакта  Казан шәһәренең Халык сәнгате һөнәрләре техникумының кулланма гамәли сәнгать  бүлегендә керамист, ягъни үзебезчә итеп әйткәндә, чүлмәкче белгечлеген үзләштерүче  Зәй кызы Надежда Агаповадан белешәбез.

2 нче курста гына укуына карамастан,  Надежда Агапова, инде ике зур бәйгедә катнашып, үзен чын оста буларак танытырга да өлгергән.    «Абилимпикс»–инвалидлар һәм сәламәтлекләре  чиклеләр арасында һөнәри осталык буенча уза торган   милли чемпионатта беренчелекне яулаган кыз    эшче һөнәрләрне популярлаштыруны максат итеп куйган   WorldSkillsта да сынатмаган. Санкт-Петербургта узган бәйгедә  Россия күләмендә  икенче баскычка күтәрелеп, чемпион булып кайтып килүче кызны техникум  директоры  Раушания Кыяметдиновна чәчәк бәйләмнәре белән аэропортка  ук барып каршы алган.           

– Бар белгәнем укытучым Алсу Гомәр кызы Саттаровадан. Бу тылсымлы һөнәрнең серләренә  ул төшендерде, – ди кыз үзе.

 Надежданың әйтүенә караганда, ярышлар вакытында сәламәтлеккә сылтау итеп, бернинди  «ташлама» ясау булмаган. Киресенчә, бөтен нәрсәне энә күзеннән уздырып, чүлмәкләренең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә стеналарының, төбенең  калынлыкларын   миллиметрлап үлчәгәннәр.

 Чүлмәкчедән күрмәкче

Гадәттә һөнәрчеләрнең  осталыклары элек-электән атадан улга, анадан кызга күчә торган булган.  Надежда мисалында карасак, без моның әле киресен дә  күзәтәчәкбез.

Кызның әнисе – өстәмә белем бирү педагогы Лариса Викторовна да кул эшләренә  бик һәвәс  һәм балачак мавыгуларын яраткан һөнәре иткән кеше икән.   Баудан төрле бизәкләр, битлекләр,  картиналар,  күләмле әйберләр ясау белән юанган ханым    кызы  керамиканы үзләштерә башлагач, шуларның барысын бер читкә куеп,   балчык эшенә тотына. Алай гына да түгел, Надежда укый торган техникумдагы берьеллык курсларга  укырга кереп,  әлеге борынгы һөнәрне ныклап торып үзләштерә.  Чүлмәкчедән күрмәкче, димичә ни диярсең инде моны, йә?!

Нәрсәсе белән җәлеп итәме?

Ныклап торып уйлап карасаң, чүлмәкче эше ҖИР, СУ, ҺАВА, УТ кебек бөтен дүрт стихияне дә үз эченә ала.  Ягъни бу эштә төп чимал балчык булса, су аны сыеклый, йомшарта,  һавада исә ул әзме-күпме кибә-кипшерә,  ә инде утта  чып-чын керамикага әверелә. Мәктәпне бары тик «бишле» билгеләренә генә тәмамлаган Надеж-
да да  менә шул  стихияләрнең дүртесен тиң  берьюлы  буйсындыручы итеп тоя үзен. Кызның сәламәтлеге өчен тагын бер бик мөһим нәрсә бар әле монда – тузан юк!

– Чүлмәкче хезмәте беренче карашка гына пычрак эш кебек күренә, чынлыкта үтә дә кулга ятып   тора торган эш ул. Шуңа күрә дә  техникумга укырга килүемә тамчы да үкенмим, – ди Надежда.

Чыннан да яратып, күңел биреп эшли кыз. Надежда белән таныштырганда ук, «Бик тырыш кыз, кулыннан килмәгән эше юк, ТР халык артисты Виталий Агаповлар нәселеннән – җыр-
лый, бии… Зәй шәһәрендә узган «Керәшен чибәре»  бәйгесендә дә икенче урынга  лаек булды. Бик талантлы кыз», – дигәннәр иде. Шулай булып чыкты  да. Кулы кулга йокмаган кызның хәрәкәтләренә карап торганнан соң, «Син камыр ризыклары әзерләргә дә  яратасыңдыр?» – дип сорап куям. «Өйдә токмачны гел үзем басам, үзем кисәм», – ди ул. Юкка гына техникумга килгәч тә, укытучысы аның балчык изгәнен   күреп, кара әле син гел өйрәтеп куйган кебек,   димәгән бит инде. 

 Эш өчен безгә махсус станок (гончарный круг), балчык баса торган өстәл (яки чүпрәк белән капланган такта. Монысы тактаның шырпысы кулга кереп җәрәхәтләмәсен һәм агач чүбе эшләнмәгә эләгеп, аның сыйфатына зыян салмасын өчен) кирәк.  Губка, савыт белән су, әзер чүлмәккә бизәк төшерү өчен таякчыклар  хәстәрләп куябыз.

– Без һәрберсе 12 шәр кг лы булып, Санкт-Петербург каласыннан кайтартылган   кызыл балчык белән эш итәбез.   Кулларны, балчыкны әледән-әле   чылатып алабыз. Балчык басканда гына каты, ә станокта эшләгәндә,  аның өске катламы су кебек  сыек була.    Иң башта кирәк кадәр балчык алып, аны «гончарный круг»ка шап итеп ыргытып ябыштырып куябыз. Әйләнү тизлеген педальгә баса-баса көйлибез.   Аннан ике куллап балчыкны   өскә таба «үстерәбез» һәм кабат кечерәйтеп үз хәленә кайтарып йомшартып алабыз.  Алга таба булачак чүлмәкнең төбен билгелибез. Ахырга кадәр төшәргә кирәкми, юкса тишек чүлмәк ясап куюың бар.  Төпне билгеләгәч, булачак чүлмәкнең стеналарын үстерәбез  Һәм эчке яктан киңәйтәбез. Чүлмәгебез тиешле күләмне алгач, эшне туктатырга да була.  Камиллеккә чикләр юк. Гончарный круг әйләнеп торганда, төрле таякчыклар  белән бизәк төшерсәк, ул тагын да купшырак булачак. Чүлмәк төбен  станоктан аерып алыр өчен, балык тотканда кулланыла торган  лескадан  файдаланабыз. Күз ачып йомган арада, чүлмәкле дә булдык. Шушы көйгә ул бер-ике көн кипшерергә тиеш, аннан соң гына мичкә тыгыла.  

 Белгечләр бу эшләрне өйдә башкарырга киңәш итми, чөнки мич белән эш иткәндә бүлмәгә төрле химикатлар бүленеп чыга. Шуңа да чүлмәкченең яхшы җилләтелә торган махсус бүлмәсе булса яхшы.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.