Логотип Магариф уку
Цитата:

Балтачта әхлак мөгаллимнәренең республика семинары үтте

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул. Гыйлемне дошман күрүче булма – һәлак булырсың», – дигән.Димәк, Адәм баласы ничек булса да гы...

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Галим бул, яки гыйлемне өйрәнүче, яки галимнәрне тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул. Гыйлемне дошман күрүче булма – һәлак булырсың», – дигән.
Димәк, Адәм баласы ничек булса да гыйлем алырга һәм аны хәерле эшләрдә куллана белергә тиеш. Һәр гыйлемнең урыны һәм вакыты бар. Телне, динне, милләтне саклап калу өчен гыйлемле булып, шул гыйлемне дөрес куллана белү кирәк. Алар – бер-берсеннән аерылгысыз төшенчә.
Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Милли-әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге» исеме белән республика семинары үтте. Ул көнне мәктәпкә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рамил хәзрәт Бикбаев, район җитәкчеләре, Татарстан районнарыннан кунаклар килгән иде.
Җыелу сәбәбе: биредә әхлак мөгаллимнәренең республика семинары үтә.

Районда ислам кануннары нигезендә әхлак дәресләре 1998 елдан укытыла башлый. Мин үзем дә бу дәресләрне 15 ел бик яратып укыттым. Олы кунаклар каршында ачык дәресләр дә бирергә туры килде. Очрашу кунакларны ипи - тоз һәм биредә укучы дүрт милләт балаларының татар, рус, мари, удмурт телләрендә сәламләве белән башланды. Аннан кунаклар бик бай эчтәлекле экспонатлар тупланган мәктәп музеена юнәлде. Анда тарихка кереп калырдай күркәм вакыйга – заманында Балтачның җир белән тигезләнгән мәчет аен «Мәгариф мәркәзе» музеена кую өчен үзәк мәчетнең имамы Рамил хәзрәткә тапшыру булды.
Ай табылу тарихы болай: мәчетне җимергәндә, ай юкка чыга. «Фәрештәләр айны күккә күтәргән», – дип уйлый иманлы халык. Бервакыт шул тирәдә уйнаган балалар ярымай рәвешендә тимер тартып чыгара. Аны Фәтхрахман Хәбибрахманов тастымалга төреп, яшереп саклый, еллар үзгәргәч, мәктәп музеена тапшыра. Һәм менә ярымай үзенең лаеклы урынында. Мәктәп директоры Гөлчәчәк ханым Гыйләҗева аны мәчет музеена бүләк итте.
Мәктәпнең технология кабинеты соңгы модель тегү машиналары белән җиһазландырылган. 5 нче сыйныф кызлары Айгөл апалары Бикбаева җитәкчелегендә итәк тегә. Машиналар теркелди, кызлар эштән бүленми генә интервью бирә. «Без үзебезгә күлмәк, итәк, башка киемнәр тегәбез», – – диләр.
Мәктәпнең күз явын алырлык затлы концерт костюмнарын түгәрәккә йөрүче кызлар теккән. «Оста куллар» түгәрәгендә кызлар сәйләннән брошкалар ясыйлар. Алар киемнәренә гарәпчә исемнәрен дә чигеп язганнар. Араларыннан Зәкия Бикбаеваны шунда ук танып алдым. Ул, Коръән, намаз бәйгеләрендә җиңеп, район данын республикада яклый.
Теккән – чиккән әйберләр апрель аенда ярминкәдә сатыла икән. Күз ачып йомганчы алып бетерәләр, ди. «Укучы заманча машиналар белән эшләү серләрен өлкәннәрдән тизрәк үзләштерә», – ди Айгөл ханым. (Айгөл мәчеттә мөслимәләрне дә тегәргә өйрәтә.)
Актлар залында кунакларны Фатыйма Таһир кызы әзерләгән III сыйныф укучылары мөселманча сәламләп, «Фатиха» сүрәсен дөп-дөрес итеп укый. Дәрес «бисмилләһ» һәм «Рабби зидени гилмә» (Раббым, хәерле гыйлем бир) дип башлана.
Әхлак мөгаллимәсе Фатыйма Җәләева ике югары дөньяви белемгә ия. Гарәп илләрендә берничә ел эшләгәч, гаиләсе, кызы, оныклары янәшәсендә яшәүне өстен күреп, кире Балтачка кайткан. Гаҗәеп бай эрудицияле, ягымлы, кешелекле ханым. Аның йомшак тавышы ук үзенә җәлеп итә. Дәрес темасы актуаль: «Вакытның кадерен бел». Шул темага видеоязма, балаларны мавыктырып, вакыт кадере турында уйлануга этәрә. «86 400 сум акчаны нәрсәгә сарыф итәр идең? 86 400 секундны ничек үткәрерсең?» дигән сораулар укучыны уйга калдыра. Бүген дәрес структурасын мультимедиа чыганакларыннан башка күз алдына китереп булмый, әмма аны һәр мөгаллим максималь файдалана белми. Вакыт – безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән нигъмәт. Аның секундын да әрәм итмичә, хәерле эшләргә сарыф итү мөһим. Укучылар Коръәндәге вакыт төшенчәсе турындагы сүрәләрне яттан сөйли. Дәрестә мәкаль – әйтем ярышы да кызыклы үтте. Г. Тукайның «Кызыклы шәкертен» дә сәхнәләштерделәр. Көнне дөрес итеп бүлеп, режим белән мөһимлеген аңлаштылар.

Икенче дәрес татар теленнән «Тел – рухи дөнья көзгесе» дип атала. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Россиядә рус теленнән кала икенче урында. Юкка гына Г.Тукайның «Туган тел» җыры 100 ләп телгә тәрҗемә ителмәгән!
Дәрестә укучылар тел турында галимнәрнең фикерләрен дә өйрәнделәр, риваять тә тыңладылар. Шагыйрьләребезнең тел турындагы шигырьләренең авторларын да таптылар.
Күркәм сүзнең кешеләрне дәвалау көченә ия булуы берәүгә дә сер түгел. Галимнәр тәҗрибә үткәрә: бер савыттагы үсемлекләргә гел күркәм сүзләр әйтәләр, догалар укып өшкергән су сибәләр. Икенчесенә гел начар мәгънәле сүзләр әйтәләр. Беренче савыттагы үсемлекләр гөрләп үсеп китә, икенчеләре сула, шиңә.
Дәрестә без укучыларның тапкыр, сәләтле, әдәпле булуларына шатландык. Укучылар иҗатына багышланган кичә мөнәҗәт әйтү белән башланды. Аны тыңлаганда, күңелләр тулып, күзгә яшь килде.
Милли костюмнардан татар, рус, мари, удмурт биюләрен берләштергән композиция әле дә күз алдымда, күңелгә яшьлек дәрте сирпеп тора.
Түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаган мәктәп директоры Гөлчәчәк ханым: «Коллективта 742 укучы, 97 укытучы. Зур коллективта зур проблемалар чыкмасын өчен, әхлак дәресләренең әһәмияте зур», – диде.
Мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин сөйләгәндә, шуны искәрттем: ул, Балтачка беренче килгән елларында татарча шактый авырдан сөйләшсә, хәзер саф татар әдәби телендә бер чит сүзләр кулланмый сөйли. Җәлил хәзрәт һәрвакыттагыча нечкә юморга бай чыгышы белән һәркемне үзенә каратты.
Фән мөгаллимнәре дә: «Әхлак дәресләреннән соң укучылар җыйнак, тырыш, сабыррак булалар», – дип, әхлак мөгаллимнәренә саваплы эшләрендә уңышлар теләделәр. Ә Фатыйма ханым үзенчәлекле бүләк – нәни янчыкларда гарәп илләреннән кайткан матур ташлар бүләк итте.
Бу борчулы дөньяда һәркем аралашуга мохтаҗ. Мөгаллимәләр мул табын артында рәхәтләнеп серләште. Төрле кызык хәлләрне искә төшереп көлеште – аралашты.
Әгәр җәмгыять дөрес һәм матур яшәсен, гаиләләр тату булсын, дисәк, әлбәттә, рухи һәм әхлакый тәрбия беренче урында булырга, сәнгатьтә, мәдәният – матбугат та, мәктәп тә, дин дә кешеләргә нәфесләрен җиңәргә, әхлакый камиллеккә ирешергә ярдәм итәргә тиеш.
Әминә МӨХӘМӘТҖАНОВА,
Шубан авыл җирлегенең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ