Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсендә –  Әниләр көне

Илебездә Әниләр көне 1998 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне әниләрне хөрмәтләү, аларны зурлау, гаиләдәге урынын олылау буенча күптөрле чаралар үткәрелә. Быел да Балык Бистәсе районы Мәдәният йортын...

Илебездә Әниләр көне 1998 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне әниләрне хөрмәтләү, аларны зурлау, гаиләдәге урынын олылау буенча күптөрле чаралар үткәрелә. Быел да Балык Бистәсе районы Мәдәният йортында әлеге бәйрәмгә багышланган зур чара үтте. Чарага чакырылучылар арасында “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” региональ-мәгълүмати проектында катнашучы буларак Татарстанның атказанган укытучысы, бар гомерен балаларга химия һәм биология фәннәре серләрен аңлатуга багышлаган Яңа Арыш урта мәктәбеннән Галия Гыймран кызы Нәбиуллина да бар иде.

Мәдәният йортының фойесында проектта катнашучыларның тормыш юлын, җәмгыятьтә ирешкән уңышларын чагылдырган Россия, Татарстан дәрәҗәсендәге күптөрле Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары урын алган. Күргәзмә белән танышып, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Фирдания Гомәр кызы Әхмәтҗанова, аларга олы рәхмәтен җиткерде, алдагы тормышларында саулык-сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете теләде. Соңыннан Мәдәният йорты залын тутырып утырган хатын-кызларга чәчәкләр өләшенде, бәйрәм чарасы күңелле концерт белән дәвам итте.

Гөлия НӘБИУЛЛИНА,


Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең педагог-оештыручысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ