Логотип Магариф уку
Цитата:

Балыкчы суга батучыны коткарган

Шушы көннәрдә генә көпә-көндез, Казанда булды бу хәл. Виктор исемле  31 яшьлек   бер ир заты Казансу елгасының “Ак Барс Арена” стадионы урнашкан яр буена балык тотарга утыра.  Балы...

Шушы көннәрдә генә көпә-көндез, Казанда булды бу хәл. Виктор исемле  31 яшьлек   бер ир заты Казансу елгасының “Ак Барс Арена” стадионы урнашкан яр буена балык тотарга утыра.  Балыктан битәр,  кичтән дуслары белән өченче транспорт дамбасы күперендә очрашырга сүз куеша болар. Виктор сүз куешкан җиргә иртәрәк килә,  машинасыннан чыгып, тирә-юньне күзәтә башлый һәм...  су өстендә кеше гәүдәсенә охшаган бер карамчык күрә.
“Тәмәкене кабызып кына җибәрдем, күпер тирәсендәге су өстендә берәү селкенгән шикелле булып китте. Баштарак кеше дип уйламадым да. Күземне ачыбрак карасам – бер хатын батып ята. Яр буенда ике ир затының күзәтеп торганы да күренә.  Батучысына карасаң – елыйсы, күзәтүчеләргә баксаң – көләсе килә. Коткаручыларны чакырырга да уйламыйлар ичмасам, - дип сөйләп китте Виктор.
Шунда бу ир,  бер минут вакытын да югалтмыйча, чапкан көйгә өс-башын сала-сала, батып баручы хатын янына йөгерә башлый. Инде судагының селкенүе дә сизелми башлый.
“Соңладым,” – дип уйлый ир. Шулай да эчке киемнәреннән генә суга чума. Бер ун метрлап ара узгач, тегенең якасыннан яр буена таба тарта башлый. Су боз кебек салкын. Хатынның киеме, су сеңдергәнлектән, таш кебек авырайган. Берничә метр узгач, Виктор аягы җиргә тигәнен сизә. Ул арада хәле дә бетәргә өлгергән. Аптырагач, Виктор күзәтүчеләргә дә кул селкеп карый.  Тегеләр исә моннан тиз генә китү ягын карый.
Виктор ярдәм көтүнең юкка гына икәнлеген белгәч,  ханымны ярга сөйрәп чыгара. Аннары авызыннан су чыксын өчен, башын түбәнгә, ярга таба бора.  Берничә минуттан “Су анасының” куллары селкенгәнен күрә. Аннары ул йөткерә үк башлый.
“112 номерын җыйдым да барысын да сөйләп бирдем. Күпердә басып торган бер ханым да ашыгыч ярдәм  күрсәтүчеләргә шылтыратырга өлгергән икән, рәхмәт яугыры.  Алар нәкъ 6 минуттан килеп җитте,” – ди таныш булмаган ханымны үлем торнагыннан  коткаруына сөенгән ир.
 Тиз арада килеп җиткән табиблар  ханымны карарга керешә. Викторның да хәлен сорашырга өлгерәләр. Шул арада ук теге хатынны үзләре белән алып, хастаханәгә дә китеп баралар.
Виктор хәзер ул минутларны теләмичә генә исенә төшерә.
“Салкын дулкыннар өстенә карагач кына хәтәр эшкә алынуымны аңладым, – ди ул. – Урамда  җылы киемнән дә салкын. Елга суы көйдереп ала. Мине табиблар туңарга ярамый дип кисәткәннәр иде.  Нишлисең, карап торып кеше үтереп булмый ич.  Кеше гомере жәл бит. Монысы – иң мөһиме.”
Менә шундый хәлләр. 

                                                           Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ