Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ - 2021: бүген тарих һәм физика бирүчеләр сынала

БДИның төп дулкыны дәвам итә. Бүген чыгарылыш укучылары берьюлы ике БДИ – тарих һәм физика фәннәре буенча тапшыра. Имтиханны вузга керү өчен баллар кирәк булган кешеләр яза. Быел тарихны 118 меңнән ар...

БДИның төп дулкыны дәвам итә. Бүген чыгарылыш укучылары берьюлы ике БДИ – тарих һәм физика фәннәре буенча тапшыра.
Имтиханны вузга керү өчен баллар кирәк булган кешеләр яза. Быел тарихны 118 меңнән артык мәктәп укучысы сайлаган, өстәвенә аларның 103 меңгә якыны быел мәктәпне тәмамлый. Физика буенча имтиханга 147 меңнән артык бала киләчәк, аларның барысы да диярлек (135 меңе) – бу елны тәмамлаучылар.
Ике имтиханга да физика буенча да, тарих буенча да 3 әр сәгать 55 минут вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә тарихны сайлаучыларга 25 бирем биреләчәк. Бернинди өстәмә материаллар да алып килергә ярамый. Тарих буенча БДИга билгеләнгән минималь балл – 32. Югары уку йортлары түбән баллар белән абитуриентларны кабул итә алмый. Ә менә баллның чиген университетлар арттырырга хокуклы. Физикларга бирелгән 4 сәгать эчендә 32 биремне чишәргә туры киләчәк. Биремнәр күбрәк, аның каравы имтиханда программалаштырылмаган калькулятор һәм линейка белән файдаланырга мөмкин. Физика буенча БДИга билгеләнгән минималь балл – 36. Имтихан нәтиҗәләрен 28 июньнән дә соңга калмыйча алып була.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ