Логотип Магариф уку
Цитата:

Белемне … акчага саталар

Белем алу – энә белән кое казуга тиң инде ул, диләр халыкта. Шулаен шулай да. Тик хәзер югары уку йортларында укуны акча түләүлегә әйләндергәч, энә белән кое казуны чүпкә генә санавың да бик ихтимал.С...

Белем алу – энә белән кое казуга тиң инде ул, диләр халыкта. Шулаен шулай да. Тик хәзер югары уку йортларында укуны акча түләүлегә әйләндергәч, энә белән кое казуны чүпкә генә санавың да бик ихтимал.
Сүз сөрешебезне дәлилләү өчен берничә мисал.
Әйтик, Россиянең иң кыйммәтле югары уку йорты «Без булдырабыз»лы Татарстаныбызда икән. «Россия сегодня» халыкарап мәгълүмат агентлыгының «Социаль навигатор» проекты кысаларында үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, иң кыйммәтлесе – Иннополис университеты, ди. Анда «Информатика һәм исәпләү техникасы» юнәлеше буенча белем алу елына 1 миллион 200 мең сумга төшәчәк.
Тагын бер дәлил. Моннан биш ел элек КФУның инглиз телендә белем бирелә торган «Стоматология» юнәлешендә уку 170 мең сум булган, узган ел – 468 мең, ә быел – 488100 сум. Әле бу бер семестрга түләү бәясе! Гадәти «Стоматология» юнәлеше дә арзан түгел: КФУда елына – 190080, Казан дәүләт медицина университетында 187686 сум. Медицина гомер-гомергә кыйммәт йөрде, диярсез. Тик артык куанмагыз – башка белгечлекләргә түләп уку да 100 мең сумнан да ким түгел. Әйтик, филология юнәлеше 127 мең сумнан башлана, журналистика – 141 мең сум!
Түләп уку бәясен һәр вуз үзе билгели, тик ул федераль нормативтан ким булмаска тиеш икән. Тагын шунысы да бар: югары уку йортларында түләп уку бәясе гел арту ягына үзгәреп тора. Мәсәлән, соңгы бер елда Россия вузларының түләүле бүлекләрендә уку бәясе уртача 15 – 19 процентка арткан, әле көзгә тагын шулкаләргә артуы ихтимал. Моны Росстат үзе шулай дип раслап тора.
Бөтен кеше дә түләп укымый инде, диярсез. Анысы шулай. Әйтик, быел Россия вузларында бакалавриат программасы буенча – 238900, белгеч программасы буенча 66700 бюджет урыны каралган. Ачыграк әйтсәк, илебездәге 17 яшьтән 30 яшькә кадәрге һәр 10 мең кешедән 800 ләбенең вузларда бушлай уку мөмкинлеге бар. Тик дәүләти югары уку йортларында бюджет урыннарына конкурс гаять тә зур: бер урынга 7 кеше. Популяр белгечлечлекләргә тагын да югары.
Озын сүзнең кыскасы: белемне бездә хәзер акчага сатмыйлар дип, я кайсыгыз әйтә ала!? Юньле-рәтле белгечлек аласың килсә, букчаңның акчадан сыгылып торуы мәслихәт. Заманы шул.

            Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ