Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфта ничә укучыгыз булачак?

Казанда 1 нче сыйныфка керүче балалар санының елдан-ел арта баруы белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың. Әле 2017/2018 уку  елында гына мәркәзебездә беренче сыйныфка укырга керүче балалар саны 17 м...

Казанда 1 нче сыйныфка керүче балалар санының елдан-ел арта баруы белән берәүне дә шаккатыра алмыйсың.
Әле 2017/2018 уку  елында гына мәркәзебездә беренче сыйныфка укырга керүче балалар саны 17 мең тирәсе генә булса, бу уку елында 21 меңнән артачак, диләр. Шунлыктан ел да мәктәп арты мәктәп ачарга мәҗбүрләр. Тик менә республикабыздагы авыл мәктәпләрендә дә бу нисбәттән хәлләр бик хөрти, чөнки авылларыбыз күзгә күренеп картая, шунлыктан мәктәпкә керүче балалар көзен кырау суккандай юк дәрәҗәсендә. Әйтик, республикабызның иң зур районы саналган Мамадышта да бу шулай. Әйтик, яңа уку елында бу район мәктәпләренең беренче сыйныфына 434 бала керер дип көтелә. Дөрес, бу – узган уку елындагыдан берничә балага күбрәк үзе. Иң күбе районның Түбән Ушмы урта мәктәбендә булачак: барысы 13 бала. Җәнлек совхозы мәктәбендә быел 1 сентябрьдә – 12, Олыяз мәктәбендә – 10, Тәкәнеш урта мәктәбендә – 9, Түбән Сон  мәктәбендә 8 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Шул ук вакытта районның Пристань-Берсут, Шәмәк, Көмеш күл, Югары Сон төп, Урта Кирмән һәм Дүсмәт урта мәктәпләрендә берәр бала гына 1 нче сыйныф укучысы булырга җыена.   Ә Зур Шыя урта, Кече Кирмән, Никифорово төп, Пятилетка башлангыч мәктәпләре быелгы яңа елын беренче сыйныфка укырга килүчеләрсез каршылаячак.
                  Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ