Логотип Магариф уку
Цитата:

Безнең «көфер почмагы»

Метрода татарча беләләрме? Метрода безнең татар кешесе бик сирәк йөри, ахры. Нигә дисәң, туган телебезне бозып сөйләүгә, хаталы язуларга игътибар итми калмаслар иде.Игълан-белдерүләрне татарча яңгырат...

Метрода татарча беләләрме? Метрода безнең татар кешесе бик сирәк йөри, ахры. Нигә дисәң, туган телебезне бозып сөйләүгә, хаталы язуларга игътибар итми калмаслар иде.
Игълан-белдерүләрне татарча яңгыратучы бер егетебезнең, рысчасы, инглизчәсе яхшы гына булса да, татар сүзләрен тартып-сузып әйтүенә, телебезне күрәләтә җимерүенә күптән эчем пошып йөри иде. Инде метро поездларының эчке диварларында, метро тукталышларында хөкүмәт карарларының атамасында, бармак башы хәтле сүздә хата җибәрүләренә түзә алмадым. Метрода туган телебезне яхшы белүче, тугыз ел булса да татарча белем алучы берәү дә юк мыни соң? Әнә  «Министрлар Кабинеты карары белән» дип язасы урында «Министрлар Кабинеты карарга белән» дип язып куйганнар. Мөхтәрәм милләттәшләр, әйдәгез, мондый очракларны күргән очракта битараф калмыйк әле. Мөгаен, күршеләребез,  рысча текстта хата күрсә, чаң кагар иде. Безгә барыберме?


Телебезне кадерсезләү очраклары ешая башлады. Әле күптән түгел генә Татарстан профсоюзлары берләшмәсе, халыкны 1 Май бәйрәме белән котлаганда, «Теләктәшлек» дигән сүзнең барлыгын онытып, «Солидарность» кәлимәсен  «Бердәйлек» дип тәрҗемә иткән иде. Профсоюзларда да татар мәктәбендә укыган кеше калмаганмы әллә?
Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ