Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! (ВИДЕО)

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакцияләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңү көне белән котлый. Аяз күк йөзе, сәламәтлек, хәерле гомер тели.

Сугыш бик күп кешене газиз туганнарыннан, якыннарыннан мәхрүм итте. Сугыш хакындагы, Бөек Җиңү турындагы хәтерне бездән беркем дә тартып ала алмас, чөнки халык хәтере – мәңгелек! Бүген һәркайсыбызның күңелендә бер уй, бер теләк: Туган илебез туфрагын дошман танклары бүтән беркайчан да таптамасын, күкләребез гел аяз, ил-көннәребез имин булсын!

Бөек Җиңүгә багышланган видео.

9 май — Бөек Җиңү көне (видео).

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.