Бөеклек артында белем торырга тиеш

Татарстан һәм татар халкы турында белем, мәгълүмат тарату. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат җыелышында Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев үзләренең максат-бурычларын менә шулай билгеләде.

Билгеле, мәгълүматны таратканчы әле аны җыясы, объектив булсын өчен, төрле чыганакларны чагыштырып өйрәнәсе-тикшерәсе бар. Әле кичә генә эшкә килгәндә Казан метросы диварындагы бер язуга – милләтебез турындагы мәгълүматка игътибар иттем. «Дөньяда биш миллионнан артык кеше татар телендә сөйләшә», – дип язылган анда. Чынлап та шулаймы, дип кызыксындым мин И. Гыйләҗевтән. «Бу сан бармактан гына суырып алынгандыр. Моны төгәл генә беркем дә әйтә алмас. Әле дөньяда ничә миллион милләттәшебез яшәгәнен дә тәгаен белмибез. Дөрес, Россиядә биш миллионнан артык татар гомер сөргәне билгеле. Галимнәр чит илләрдә ике миллионнан артык татар бар дип әйтә. Әле менә Әфганстанда берничә миллион татар яши дип яза башладылар», – дип җаваплады ул. Аңлашыла ки, озакламый илебездә уздырылачак җанисәптә Россиядә күпме татар яшәгәне, милләттәшләребезнең күпмесе татарча аралашканы ачыкланачак. Әмма бу илебезгә генә карый. Аннан килеп сәясәт дигән нәрсәнең шактый мәкерле икәнен дә онытмыйк. Дәүләт тоткан халыклар, башка милләтләр өлешенә кереп,  үзләрен күбрәк күрсәтергә тырыша лабаса. Башка халыклар ишәеп торганда (катнаш никахларны исәпкә алганда да) татар да артмый калмагандыр, югыйса. Аптырарсың да: безне һаман 6-7 миллионлы милләт дип киләләр.

Әлбәттә, аерым шәхесләр хакында төгәл мәгълүмат табу-аныклау, шактый мәшәкатьле эш булса да,  алай ук кыен эш түгел. Былтыр Татар энциклопедиясе институты менә шушы зур мәшәкатьле эшен тәмамлады. Шулай итеп, алты томлык зур хезмәт –  Татар энциклопедиясе дөнья күрде. Шунысы кызык: аның татарча басмасы җиде томлык булып нәшер ителде. Татарча басманың урысчасыннан соңрак эшләнүенең уңай ягы да бар икән. «Яңа мәгълүматлар табыла. Мөмкинлек булгач, аларын да өстибез. Шуңа күрә татарча басма җиде томлык булып нәшер ителде дә инде», – дип аңлатты әлеге хәлне төбәкне өйрәнү һәм җәмгыяви-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Лариса Айнетдинова.

– Хәзер без үзебезне энциклопедияле халык дип әйтә алабыз. Инде хәзер онлайн энциклопедия дә әзер. Балаларны дистанцион укыткан вакытта бу хезмәтебез бигрәк тә вакытлы булды. Аны хәзер көн саен 1000-1500 кеше кереп карый. Соңгы вакытта үзебез чыгарган башка хезмәтләрне дә монда PDF форматта куя башладык (“Онлайн-энциклопедия Tatarica 2.0”) , – дип өстәде үз чиратында институт директоры урынбасары Фәрит Ялалаов.

Билгеле, Энциклопедия чыкты да эш бетте түгел. Институт хәзерге вакытта тармак энциклопедияләре эшләү белән мәшгуль. Әйтик, «Татарстан Республикасы табигате һәм табигый байлыклары», «Татарстан Республикасының торак пунктлары» кебек хезмәтләр – шул җөмләдән.

Өч телдә белем бирү проектын («Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл») тормышка ашыруны фәнни тәэмин итү – институт эшчәнлегендәге яңа юнәлеш. Әлеге юнәлешне тормышка ашырып, институт Ф. Ялаловның «Основы полилингвального образования» дигән монографиясен бастырып чыгарган.

Рәшит МИНҺАҖ
Фото: Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.