Логотип Магариф уку
Цитата:

«Болгар -Туган тел» аланы Изге Биләр җирендә үткәрелә

      «Болгар-Туган тел» чатырлы аланы 2014 елда барлыкка килгән һәм инде берничә ел дәвамында үзенә сәләтле балаларны җыя. Болгарда барлыкка килгән алан быел беренче тапкыр Изге Биләр...

      «Болгар-Туган тел» чатырлы аланы 2014 елда барлыкка килгән һәм инде берничә ел дәвамында үзенә сәләтле балаларны җыя. Болгарда барлыкка килгән алан быел беренче тапкыр Изге Биләр җирендә үткәрелә, һәм нәкъ менә әлеге сменадан соң Сәләт форумнары старт алачак.

       Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәрберсенә үзләрен татар мәдәниятен үстерүдә җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирә, төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә: тарих, татар, инглиз теле, каллиграфия һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне үз эченә ала.
      «Болгар-Туган тел» аланы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелә.
      Проектның максаты булып татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү тора.
11:17 июньдә  Болгар-Туган телнең сменасы дәвам итә. Үзләренең хис-кичерешләре белән Тәтеш районы Алабирде мәктәбе укучылары бүлеште: 
«Миңа лагерьда бик ошады. Форум быел аеруча әйбәт узды, әйдәманнары да үз эшләрен җаваплы башкара. Мин лагерьда актёрлык осталыгына йөрдем һәм үземә шактый тәҗрибә тупладым. Бу белемнәр миңа киләчәктә дә кирәк булачак дип уйлыйм. Татар теле дәресләренә килгәндә, мин югары группага ләктем. Мәктәптә бер ел укыган программаны берничә дәрестә йөреп чыктык», - ди 11 нче сыйныф укучысы Иллария Габбазова.

«Мин – Зилантның 5 нче төркем сәлкеше. Без әйдәманнар Айназ апа белән Булат абый булуларына бик тә сөендек. Бөтен кешеләргә татар теле һәм мастер класслар үткәрелә. Бу туган телне үстерүгә юнәлтелгән. Үзең актерлык осталыгы, хендмейд, вокал, бию сайлый аласың. Монда килүемә бик шатмын. Икенче сменага да калырга ният бар», – ди 11 нче сыйныф укучысы Рүфинә Шәрәфиева.

Татар телен укытырга барган КФУның журналистика бүлегенең 3 нче курс студенты Алсу Мансурова: «Мин лагерьга әйдәман һәм татар теле укытучысы буларак бардым. Бу – минем өчен беренче тәҗрибә.  Көненә ике сәгать укыттым. Баштарак курку хисе биләп алса да, ахыр чиктә барысы да әйбәт узды. Русча әйткәндә, дети – умные не по годам. Кызганычка каршы, күп кенә балалар татарчаны бик яхшы аңлыйлар, әмма сөйләшә белмиләр. Тик шулай да, алар монда килгәннәр икән, димәк, алга китеш бар».
Икенче смена 19 – 26 июньдә Болгар-Туган тел үз эшен JUNIOR SKILLS BILER FORUM кысаларында дәвам итәчәк.
 
 
                                                                     Ралинә ЗАҺИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ