Логотип Магариф уку
Цитата:

Болгар яшьләр җыены кабаттан яңартылсын иде   

2000 елларда тарихи Болгар җирендә укучы татар яшьләре җыены уза иде. Уза иде дим, чөнки инде егерме елга якын мондый җыенның булганы юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уздыра иде аны.Изге Болг...

2000 елларда тарихи Болгар җирендә укучы татар яшьләре җыены уза иде. Уза иде дим, чөнки инде егерме елга якын мондый җыенның булганы юк. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы уздыра иде аны.

Изге Болгар җыены уза ул ел саен, ләкин аның форматы инде бүтән. Район мөхтәсибәтләре аркылы тупланган кешеләрнең, автобусларга төялеп, күмәк намаз укып, экскурсиягә барып кайтуы формасындарак уза ул хәзер. Аннан кайткан кешеләрдән: «Ташлардан башка нәрсә күрәсең инде анда!» – дигәнрәк сүзләрне дә ишетергә туры килә. Димәк, кеше нигә барганын, үзенең тарихи бишегендә булганын да аңлап бетермәгән. Без бит – дәүләт төзегән халык. Менә шуны яшь буынның күңеленә сеңдерерлек чара кирәк Болгар җирендә.

1990 еллар азагында бертуган Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар Болгар яшьләр җыенын башлап җибәргән иде. Аның максаты яшьләребезгә, балаларыбызга үзебезнең тарихны күрсәтү иде. Болгар дәүләте дөнья цивилизациясенә зур өлеш керткән. Мин югарыда телгә алган җыенның максаты шушы бөек шанлы тарихыбызны балалар аркылы халкыбызга җиткерү иде.

Май аеның соңгы көннәрендә узучы ике көнлек әлеге җыенга һәр районнан укучылардан гына торган делегацияләр килә иде. Безнең Мамадыш районы да бу җитди чарадан читтә калмады. Һәм һәрвакыт ныклы әзерлекле булуыбыз белән башка районнардан аерылып тора идек. Җитәкчеләр булып укучыларның якын дусларына әверелгән Вәзир Нәзирҗан улы Фәизов, Фәнис Сабирҗан улы Мөхәммәтҗанов, Миләүшә Нотфуллина, Фарил Дилмиевләр бара иде. Мин үзем дә алар арасында булырга тырыша идем. Һәр килгән делегация үз чатырын кора, ике көнлек җыен кысаларында яшьләр үзләре учакта казаннарда ашарга әзерли иде. Иң мөһиме: бу җыенда патриотизм хисләре уята торган чаралар үтә иде. Җыенның тантаналы ачылышыннан соң һәр делегация үз районын презентацияләп күрсәтә иде. Бирелгән биш минут эчендә никадәр мәгълүмат тапшыра идек. Аннан соң укучыларны музей-тыюлык буйлап экскурсиягә алып китәләр. Учак янында бергәләшеп татар җырлары җырлап утыру гадәте дә булды. Төнлә шагыйрьләр, композиторлар, артистлар катнашында дискәтүккә җыела торган идек.

Хәзерге экскурсия рәвешендә генә оештырыла торган җыен урынына, әнә шул укучы яшьләр җыенын кире кайтарасы иде. Без, беренче чиратта, үсеп килүче буынга бабаларыбыз төзегән бөек Болгар дәүләтен күрсәтергә тиешбез.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең
тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ