Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсе нинди форматта узачак?

Россиянең 700 дән артык югары уку йорты 10 июльдә узачак Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсендә катнашачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков хәбәр итте. Быелгы бәйрәм чарасы фән һ...

Россиянең 700 дән артык югары уку йорты 10 июльдә узачак Бөтенроссия студентлар чыгарылыш кичәсендә катнашачак. Бу хакта мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков хәбәр итте. Быелгы бәйрәм чарасы фән һәм технологияләр елы уңаеннан уздырыла.
Бәйрәм мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АКБО тарафыннан оештырыла. 10 июль – яшьләрне җәйнең төп вакыйгасы: чыгарылыш онлайн-марафоны көтә. Популяр артистлар һәм блогерлар, көне буе иң яхшы студентлар чыгышларын карап, комментарийлар калдыра  һәм 2021 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашачаклар.
Онлайн-марафонда һәр чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша ала. Моның өчен вуздан гариза бирергә кирәк булачак. Социаль челтәрләрдә концерт номерларының язмасын куеп, #Студвыпускной2021 #МинобрнаукиРоссии#Россиястранавозможностей#Годнауки#Снаукойвсердце хештегларын язарга кирәк булачак . Шулай ук вконтакте челтәрләрендә  vk.com/rsvruvk.com/minobrnauki  аккаунтларын, ә инстаграмда @rsv.ru, @minobrnauki_russia инстаграм битләрен билгеләргә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ