Президент янына кунакка барыр өчен ничә бала табарга кирәк?

Буш тормаучы капка төбе

«Һай алданрак шалтыраткан булсагыз… 4 июнь көнне кызыбыз Гөлүсәне кияүгә бирдек. Өебез гөр килеп торды, ниһаять, барыбыз бергә җыелыштык. Менә шул көнгә килгән булсагыз, шәп буласы икән дә бит! Хәзер тагын шундый бер күркәм сәбәп булмый торып, бөтенесен бер табын янына җыям димә инде», – дип шаяртты Алсу апа Мөхәрләмова, телефоннан аралашканда. Нишлисең, күбесенең үз тормышы,  шулай да чигенергә исәп юк – кайчандыр 15 бала авазыннан гөр килеп торган бәрәкәтле нигездә күрешергә сүз куештык.

Читтән карап торышка Балтач районының Пыжмара авылында гомер итүче Мөхәрләмовларның йорт-җире тирә-яктагылардан берни белән дә аерылмый кебек. Бакча тулы яшелчә,  җиләк-җимеш, күз явын алырдай чәчәкләр үсеп утыра. Ныклы хуҗалык, тырышлык белән җиткергән мал-мөлкәт икәнен бер күз сирпүдә шәйләп аласың. Ә шулай да бу нигезнең хуҗалары  Алсу апа  белән Хәбир абый Мөхәрләмовларның төп байлыгы – балалары. 15 балалы «оя»ны тулы составта күрергә бик теләгән идек тә соң!   Без Пыжмарага кайткан көнне Алсу апа янында өч баласы гына бар иде. Озакламый   Хәбир абый да эштән кайтып керде.

Шәймиевтән Путинга 

Алсу апа белән Хәбир абый Мөхәрләмовларның бер гаилә булып яши башлауларына 35 елдан артып киткән. Бу парның мәхәббәт тарихы бик гади. Икесе дә Балтач районының Әтнә авылыннан. Кечкенәдән бергә уйнап, бергә   эшләп үскәннәр, бергәләп кич чыкканнар, күршеләр булып яшәгәннәр.

Хәбиргә 22, Алсуга 18 яшь дигәндә, тормыш корып җибәргәннәр. Башта туган авылларында әти-әниләре белән бергә яшәгәннәр, икенче уллары тугач, Пыжмарага күченгәннәр. Тормыш итә-итә акча туплап, 2008 елда үзләре яшәгән йортны колхоздан сатып алганнар. Ә бер елдан  дәүләтнең акчалата ярдәме белән  шул нигезләрен киңәйтеп, балалары белән бергәләшеп, ике катлы йортка әйләндергәннәр.

«Төзелешнең буеннан-буена өйне улларым белән бергә җыйдык. Диварларын торгызганда, әлбәттә, эшчеләр яллыйсы булды, чөнки ул вакытта балалар әле кечерәк иде. Хәзер әнә үзләре башкаларга ялт иттереп эшләп бирәләр», – дип, горурланып әйтеп куйды гаилә башлыгы.

Хәбир абый яшь чагында йөк машинасы йөрткән. «Кама» хуҗалыгында тракторчы булып эшләвенә дә 40 елга якын икән. Урып-җыю чорында комбайнга да утыра. Карусыз эшли-эшли «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булган. «Эштә беренчелекне бирми инде ул», –  дип, яклап-мактап куя аны тормыш иптәше.

Алсу апаның үзенең дә горурланырлыгы бар: «Ана даны» медале иясе. 2008 елда «Ел хатын-кызы» бәйгесенең «Хатын-кыз – ана» номинациясендә җиңү яулаган. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевтән бүләккә «Лада Ларгус» машинасы алганнар. Болардан соң Мөхәрләмовларны тагын бер дәрәҗәле бүләк көткән икән әле: Россия Президенты Владимир Путин Мөхәрләмовларны  «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләү турында фәрман биргән.

Туган җирләрендә хезмәт куеп, булганына шөкер итеп яшәгән бу парның дәрәҗәле исемнәре күп. Ләкин аларның төп куанычы – балалары.

– Араларыннан берсен  генә аерып, менә бу сөйкемле сөяк дия торган түгел,  унбишенең һәрберсе кадерле, һәрберсе якын, – ди Алсу апа.

– 18 яшьтә, шушындый ишле гаиләнең күрке булырмын, дип күз алдыгызга китергәнегез булдымы? – дим.

– Юк инде-е-е, – дип суза Алсу ханым, елмая төшеп.

 «Иң мөкатдәс нәрсә – эш»

Хәбир абый белән Алсу апа унбиш балаларын бер-бер артлы алып кайтканнар, араларында  игезәкләр  юк. Иң олы улларына 35, ә төпчек кызларына 11 яшь.

9 малай һәм 6 кыз: Хәлил – эшкуар, Шамил – юлчы, Рамил һәм Альберт – төзүчеләр, Айсылу – тәрбияче, Асаф –
 янгын сүндерүче, Инсаф – тракторчы, Гөлүсә – шәфкать туташы, Ранил – төзүче, Гөлинә, Данил, Гөлчәчәк, Алия – студентлар, Илүс һәм Зөһрә – мәктәп укучылары.
5 уллары бер-бер артлы Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәннәр: ике олысы ел ярым, калганнары берәр ел Мәскәү тирәсендә һәм Саратов якларында армия сафларында хезмәт итеп кайткан.

– Еш кына әти-әнигә бер баланы тәрбияләү дә авырга туры килә. Ә сез унбиш  сабыйны аякка бастыргансыз. Һәрберсе үз юлын, үз шөгылен тапкан. Тырышлар, иплеләр. Мондый тәрбия бирә алуның сере нидә соң? – дип төпченәм.

– Мин үзем  кырыс кеше түгел, кечкенәдән йомшак күңелле булдым. Хәзер дә теләсә кайсы вак-төяккә күңел тулырга гына тора. Балаларга кул күтәргәнем булмады. Аларны бит каккалап-суккалап тәрбияләп булмый, – дип сөйләп китте Хәбир абый. – Үзебез шикелле эш кешеләре булырлар, дип, өметләнеп үстердек. Шуңа да йөзгә кызыллык китермәделәр. Өйдән чыгып киткәндә, артларыннан һәрчак: «Тәртип булсын!» – дип озаттык, хәзер дә шулай. Акчаны да, кирәк булса сорап алыгыз, дип өйрәттем.

– Аллага шөкер, улларыбыз да, кызларыбыз да, тотынсалар, теләсә кайсы эшне башкарырга сәләтле, – дип сүзгә кушыла Алсу апа. – Авыл баласы эшләп үсә бит ул. Безнекеләр дә хезмәтнең ни икәнен белеп, бер-берсеннән өйрәнеп, үзара ярдәмләшеп үстеләр. Олы улларым  эне-сеңелләрен карарга булышты. Хуҗалыкта кызлар эше, малайлар эше дип бүлешү булмады, барысын да бергәлектә башкардылар. Шуңа тормыш авырлыкларын сизмәдек тә диярлек. Үсә барган саен, барысы да җайлана торды. Укуга килгәндә, кемнең көче күпмегә җитә, шулай укыды. Араларында әйбәт билгеләр генә алганнары да, бераз авыррак барганнары да булды. Без күбрәк тәртип-инсаф ягына басым ясадык…

Һөнәр сайлаганда, әти-әни баласына киңәш бирмичә калмый. Мөхәрләмовлар гаиләсендә дә шулай булган. Ләкин Хәбир абый белән Алсу апа балаларының хыяллары һәм теләкләренә беркайчан да каршы төшмәгәннәр. Әле шушы араларда гына кияүгә чыккан кызлары Гөлүсә шәфкать туташлыгына укыган. Баштарак Казанның
12 нче шәһәр клиник хастаханәсендә эшләгән. Ә COVID-19 вирусы таралу сәбәпле, профессор А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә яшь табибларны туплый башлагач, үзе теләп, шундагы «кызыл зона»га эшкә күчкән. Әнисе дә, кызының булдыра алачагына шикләнмичә: «Эшли алсаң барып кара», – дип киңәш биргән.

– Авыручылар саны арткан вакытта, кызыма да кыенга туры килде, – ди Алсу апа. – Аның сәламәтлеге өчен үзебез дә бик борчылдык. Гөлүсә ике айлап авылга кайтмады. Хәзер ияләшеп китте инде. Хастаханәдә аларны һәрчак контрольдә тоталар, анализларын тикшереп кенә торалар.

Сүз уңаеннан, язмам башында, тулы гаиләне күрә алмадык, дип әйтеп ялгышканмын икән.  Гөлүсәнең туенда төшерелгән фотолар бихисап.

– Менә минем чибәркәйләрем, – дип, назлы тавыш белән чираттагы фотосурәтне суза Алсу ханым. Берсенә берсе охшаган егет һәм кызларны беренче карашка аермалы түгел.

 – Унбиш баланың берәрсенә эндәшкәндә, исемнәрен  бутап бетерәсездер әле, – дип шаяртам.

– Бөтен авылдашларыбызның исемен белгәнне, газиз балаларымныкын ничек ялгыштырыйм, ди инде. Төн уртасында уятып сорасалар да, бер-бер артлы ялгышмый атап чыгам  үзләрен, – ди әни кеше.

Унбиш янына – унике

Бүгенге көндә Хәбир абый белән Алсу апаның тормышлары түгәрәк. Гаилә башлыгы көн-төн колхоз эшендә, Алсу апа йорт-җир тирәсендә тырмаша.  Балалары исә, читтә булсалар да, әти-әниләренә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Унбиш баланың   сигезе тормышлы икән инде. Уллары барысы да үзләренә яр итеп Балтач районы кызларын сайлаган.

– Балаларыбыз үзебезгә охшаганнардыр инде, читкә барып, кызлар алып кайтмадылар, – дип әйтеп куйды Хәбир абый. – Кода-кодагыйларыбыз да үз кешеләр: кайсы белән бер сыйныфта укыдык, кайсы белән аралашып үстек, кайсы белән  бергә эшлибез…

– Берсенең теләгенә дә каршы төшмәдек, үзләренә ярагач, безгә дә ярый. «Исәнмесез, әти-әни», – дип кайтып керсәләр, «Сау булыгыз», – дип чыгып китсәләр, шалтыратып торсалар, безгә тагын ни кирәк инде. Барлык киленнәрем дә эшкә бик оста, без күрмәгән-белмәгән ризыклар пешереп торалар. Улларыбыз-кызларыбыз турында каршы яктан да  хурлап бер сүз әйткәннәре юк. Мин барысыннан да бик канәгать, – дип, шөкрана итә Алсу ханым.  

Бүген алар  күп балалы әти-әни генә түгел, ә оныкларга бай әби-бабай булган инде. Билал – Ильвина, Айзат – Азалия, Илинә – Мәрьям, Ралинә – Айзилә, Әдилә – Әмир, Асыл, Сәминә – әлегә унике татлыдан-татлы онык!

– Барысы бергә җыелса, утыздан арталар түгелме соң?!

– Шулайрак. Күмәкләшеп җыелу – бездә елга берничә тапкыр гына була торган сирәк күренеш. Шулай да ике вакыйга безне һәрчак бергә җыя. Бу – туй мәҗлесе һәм Хәбир белән минем туган көннәребез, – ди Алсу апа.

Әле бит  бер өйгә сыеп бетү, кирәк-ярагын җиткерү ягы да бар.

– Аллага шөкер, өебез зур, барысына да урын җитәрлек. Авылдашларыбыз, казарма кадәр өегездә үзегез генә каласыз инде, дип шаярталар. Авыл кешесен үзегез беләсез, ите, сөте, мае – барысы да үзендә. Бүгенге көндә дә хуҗалыгыбыз зур: 3 сыер, казлар, үрдәкләр, тавык-чебеш тотабыз. Яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларыбыз бар. Бөтен булганы үзебезгә җитә дә, бетә дә. Барысы да авылча инде.

Мондый зур хуҗалыкта тәрбияләнгән балалар, әлбәттә, бөтен эшне  белеп үсә. Кунакка кайтканда, егетләр хуҗалыкта әтиләре янында кайнашса, кызлар әниләре белән өй тирәсен карый. Балалары күп булгач, еш кына Алсу апага да, киленнәренә дә эш калмый икән. Аларга, гадәттә, бәрәңге утырту, өй юу, каз өмәсе кебек күмәк эшләр генә тия.

«Русча белмим, балам»

Бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп торган нигез шаккатырыр  иде дә бит, әмма Мөхәрләмовларның буй җиткән балаларының барысы да читкә китеп төпләнә барган. Күбесе Казан тирәсендә фатир алган, йорт төзегән.  Балтачның үзендә нибары берсе генә яши икән. Олы балаларның төп йортта калмауларын әти-әни тыныч кабул итә, иң мөһиме, барысы да тигез яшәсен,  бәхетле булсын, ди алар.

– Улларыбыз берәр еллап авылда калып, эшләп карадылар, әмма дуслары шәһәрне сайлагач, колхозда хезмәт хакы да түбән булгач, күңелләре төште –  чыгып киттеләр. Улыбыз Данил, колхоз стипендиаты булып укыйм да авылда калам, дип әйтә әйтүен. Анысын күз күрер.  Тик менә  авылның акрынлап таркала баруы кызганыч. Пенсионерлар гына калып бара бит. Безнең ирләребез эштән туктаса, бөтенләй бетә инде. Тракторчылар, җәй көне урып-җыюда катнашсалар, кыш көне эш юклыктан тилмерәләр, – дип сөйләде Алсу апа.

Пыжмара авылындагы мәктәп тә тугызъеллык булып кына калган. Бу хәбәрне җирле халык авыр кабул иткән, чөнки балаларга югары сыйныфларны моннан тугыз чакрым ераклыктагы Чепья авылына барып укырга туры килә. Мөхәрләмовларның әлеге хәлне үз башыннан кичергән бер кызлары мәктәпне бик ошаткан ошатуын. Анда төпле белем бирәләр, дия торган булган. Ә менә быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаган кызлары Алия, сыйныфташлары кебек, шәһәргә китәргә уйлый икән.

  Тирәнгә китеп  сөйләшә торгач, сүзебез яшь буынга милли тәрбия бирү мәсьәләсенә кереп китте. Мөхәрләмовларның балалары авыл мәктәбендә татарча белем алган. Аларның барысына да  авыл мулласы   татар исемнәре кушкан. Кайда гына яшәсәләр дә, алар туган телләрендә аралашалар.

Бабай белән әби оныкларының да үзебезчә яшәп, татар булып үсүләрен тели.

– Оныклар кайчакта рус телендә дәшсәләр, мин русча белмим, дим, – ди Хәбир абый, көлеп.

– Мин үзем дә шулай. «Әби, понимаешь, понимаешь. Менә җавап бирдең бит», – диешәләр. Ахырдан көләләр инде үзләре, – дип елмая Алсу апа, шатлык яшьләрен сөрткәләп.

Болай булгач, бу елның сентябрь аенда узачак Бөтенроссия халык санын алу барышында Мөхәрләмовлар гаиләсеннән унҗиде, оныкларын исәпли китсәк, утызлап чын татар кешесе саналачагында шик юк.

– Шулай булмыйча, – дип куялар ирле-хатынлы Хәбир абый белән Алсу апа. Балалары туйларга, туган көннәргә җыйнаулашып кайткан чакларда, йорт тирәсендә машина куярга урын җиткерә алмауларын мәзәк итеп тә, рәхәт итеп тә искә алалар. Аларның, сукмакка тузан төшермичә, әле берсе, әле икенчесе кайтып торуына  ияләшкән күрше-тирә дә, капка төбе  буш торса, «Кая, балалар кайтмадымы  әллә?» – дип сораштыра башлый икән. Барысы бергә кайтып төшсәләр дә,  күңелләре киң, йөзләре дә, капкалары да ачык Мөхәрләмовларның. Моны бөтен авыл белә.

Диләрә БАТРШИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.