Быел Татарстан балалары Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итә алырмы?

Бу җәйдә Татарстаннан 5 меңнән артык бала Кара диңгез яры буендагы биш лагерьда ял итә алачак. Бу хакта ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.

«Без быел Татарстаннан 5 мең баланы Кара диңгез яр буе һәм Кырым Республикасында урнашкан лагерьларга җибәрергә планлаштырабыз. Бу юлы ял программасы киңәя төште, узган ел без 3,5 мең бала гына җибәрә алдык», — дип билгеләде әңгәмәдәш.

Ул бу лагерьларның шулай ук кешбэк программасына эләгүен искәртте, аның буенча ата-аналар юллама бәясенең 50% ын кире алырга мөмкин, — дип хәбәр ителә Татарстан Мәгариф  һәм фән  министрлыгы сайтында.

Фото: https://mon.tatarstan.ru

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *