Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел Тукай премиясенә кемнәр дәгъва кыла?

Язучылар берлеге идарәсе Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина, Ләбиб Лерон, прозаиклар Марат Əмирханов, Рәфкать Кәрами, Фәүзия Бәйрәмова һәм шагыйрь-рәссам Хәмит Латыйф кан...

Язучылар берлеге идарәсе Тукай премиясенә тәкъдим итү өчен шагыйрьләр Флера Гыйззәтуллина, Ләбиб Лерон, прозаиклар Марат Əмирханов, Рәфкать Кәрами, Фәүзия Бәйрәмова һәм шагыйрь-рәссам Хәмит Латыйф кандидатураларын караячак.
Бүген Татарстан Язучылар берлеге остаханәләре Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген карады. Алар тәкдим иткән кандидатуралар буенча идарә әгъзалары яшерен тавыш бирәчәк.
Проза остаханәсе җитәкчесе Камил Кәримов прозаик Марат Əмирханов кандидатурасын тәкъдим итте, тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе Əлфәт Закирҗанов Фәүзия Бәйрәмова кандидатурасына игътибар юнәлтте. Берлек урынбасары Илсөяр Иксанова прозаик Рәфкать Кәраминең дә үз иҗатын күрсәтүен әйтте.
Поэзия остаханәсе җитәкчесе Газинур Морат күренекле шагыйрь Марсель Галиев исеменнән Тукай премиясенә шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаны тәкъдим итте.
Драматургия остаханәсе җитәкчесе Рәдиф Сәгъди шагыйрь һәм драматург, «Мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон иҗатының дәүләт премиясенә лаеклы булуын ассызыклады.
Язучылар тагын бер шәхес — Əлмәттә яшәүче Хәмит Латыйфны да идарә игътибарына тәкъдим итте. 
«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ